Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Онытмадык, онытмабыз сезне!

Җиңү көне килде кабат,  Күңелләрне телә үткәннәр.  Яуда калды, кайта алмадылар,  Без сагынып озак көткәннәр. 

Кайта алмады, яуда калды 
Ике яктан ике бабабыз. 
Каберләре хәтта билгесез дип 
Сыкранып эчтән янабыз. 

Онытмадык, онытмабыз сезне 
Җиңү алып килгән батырлар! 
Сезне искә алып бу көннәрдә, 
Күкрәкләрдә балкыр тасмалар. 

Җиңү көне, җиңү тасмалары 
Бизи бүген барлык дөньяны! 
Илебезгә килгән тынычлыкны, 
Сакла, дия җиңү тасмасы. 

Гаиләбездән киткән, кайта алмаган 
Туганнарым тыныч ятыгыз. 
Туган илгә җиңү бүлэк иткән, 
Батыр солдат булып кайттыгыз. 

Бүген бездә гаиләбез белән, 
Җиңү тасмалары эләбез. 
Сезнең буын һаман дәвам итә, 
Оныкларга гына карагыз! 

Алар сезне бүген искә ала, 
Горурланып, хәтта көнләшеп. 
Ә өлкәннәр сыкрап елый бүген, 
Хәтерләрен сезгә өләшеп. 

Җиңү сүзе генә булсын бу көннәрдә, 
Ә сугышлар бүтән булмасын. 
Тыныч җилләр генә, моңсу гына, 
Җилфердәтсен җиңү тасмасын. 

Халисә Гыйльмуллина 
Пүскән авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев