Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

"Онытырга мөмкин түгел, онытырга хакыбыз юк", ди субашлылар (+фото)

14 йортлы Каенсар авылында Гарифҗан Галиев үз хисабына һәйкәл ясаткач, Хәлил Исеев безнең Түбән Субаш та да һәйкәл булырга тиеш дип шушы авылда туып-үскән Илфат Сәгъдиевка мөрәҗәгать итә.

Илфат бу фикерне хуплап, проект эшләү эшенә алына, күп тә үтми эш тә башлана. Һәйкәл төзүдә Хәлил Исеев, Тәлгать Һадиев, Рәдиф Гарифҗанов бик зур хезмәт куйды. Әтисе Түбән Субашта туып-үсеп, Балтачта аэродром төзегән Раиф Минһаҗевның улы Таһир һәйкәлнең нигезеннән йолдызына кадәр берүзе матур итеп эшләп чыкты. Эшләгән хезмәте савап булып, алдагы тормышында Аллаһы Тәгалә аны ярдәменнән ташламасын иде. Казанда эшләүче , Түбән Субаш егете Илшат Сәгъдиев финанс ярдәме күрсәтте.

Түбән Субаш авылыннан Бөек Ватан сугышына 83 кеше алынган, шуларның 48е фронтта һәлак булып яу кырында ятып калганнар.

29 август көнне авыл халкы, кайткан кунаклар һәйкәлне ачу тантанасына җыелдылар. Иң элек авыл имамы Фидәил хәзрәт коръаятьләре укып, әрвахларга багышлап дога кылдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов бәйрәм белән котлап, хезмәт куючыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәм кунакларын башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, төзелеш бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев да ихластан котлады. Нурулла Сәгъдиев исә һәр елны 29 август көнне җыелып, хәтер көне итеп билгеләп үтәргә дигән тәкъдим кертте. Авыл халкы бу фикерне бик теләп хуплады.

Түбән Субаш авылы яшьләре бик матур концерт куйдылар. Салисә Һадиева барлык кунакларны кайнар чәй һәм коймак белән сыйлады.  

- Түбән Субаш авылыннан Бөек Ватан сугышына 83 кеше алынган, шуларның 48е фронтта һәлак булып яу кырында ятып калган. Игелекле авылдашларыбыз ярдәме белән төзелгән һәйкәл бүген аларның исемен тагын бер кат мәңгеләштерде. Рәхмәт аларга. Батырларны онытырга мөмкин түгел, онытырга хакыбыз да  юк,  – диде тантанада катнашкан авыл җирлеге җитәкчесе  Рәнис Вафин һәм алда торган сайлаулар турында аңлатты һәм актив катнашырга чакырып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев