Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Сугыш чоры ятимнәре

1941 ел, 22 июнь, Герман сугышы башланды. Шәһәрләрне, авылларны Ул җимереп ташлады.

1941 ел, 22 июнь,

Герман сугышы башланды.

Шәһәрләрне, авылларны

Ул җимереп ташлады.

Илебездәге ир-атлар,

Сугышка озатылды.

Тормышның бар мәшәкате

Хатын-кызларга калды.

Ленинград халкына да

Бик зур хәсрәт килде.

Алар камалышта калды,

Күбесе ачтан үлде.

Исән калган балаларны

Вагонга төяделәр.

Кая озатылганын белми

Аналар тилмерделәр.

Табылды рәхимле затлар,

Үстерде балаларны.

Үзләре ач булсалар да,

Баш имәде, бирешмәде

СССР аналары.

Әбиләр дә кич утырып,

Бияләй-оекбаш бәйләде.

Фронт өчен дип тырышып,

Вакытын жәлләмәде.

Илнең батыр хатыннары

Тракторга  утырды.

Җир сукалап, ашлык чәчеп,

Басуларны тутырды.

Уңышны да алар җыеп,

Амбарларга китерде.

Вагон-вагон ризыкларны

Сугышчыга җиткерде.

Дошман безне җиңә алмады,

Үзләре җиңелделәр.

Безнең халык бирешмәде,

Ат булып җигелделәр.

Балалар әтисез үсте,

Аналар ирсез калды.

Күпме ирләр бу сугышта

Хәбәрсез ятып калды.

Сугыш чоры ятимнәре

Әтиләрен көттеләр.

Кайтып җитәр,

                     күрешербез дип

Һаман өмет иттеләр.

Кайтмады шул әтиләре,

Кимсенеп үсте бала.

Өйләр суык, тамак та ач,

Шулай син яшәп кара.

Сугыштан соңгы тормышлар,

Бер дә җиңел булмады.

Халыкка бик кыен булды,

Заем, салым түләде.

75 ел үтеп китте

Сугыш тәмамланганга.

Ятимлек ачысы күреп,

Рәхәт күрмәгәннәргә.

Хәзер инде тормыш башка,

Өс бөтен, тамак та тук.

Ләкин күңелдә әрнү бар,

Кадер белмәгәннәргә.

Сугыш чоры ятимнәре

Бик аз калдылар инде.

Аларның хәленә кереп,

Соң булса да, уң булсын дип

Ярдәм итсәләр иде.

Гөлфия Гыйльметдинова,

Иске Салавыч авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сугыш