Хезмәт

Сугышны җиңгән мәхәббәт

“Үз икмәгеңне минем белән бүлешмәсәң, туган туфрагымны күрәсе кеше түгел идем”, дип әтиемне кочаклап елаган кеше безнең якташ, Арбор авылыннан булып чыга.

Сугыш афәте бер генә гаиләне дә читләтеп үтми. Чепья районы (хәзерге Балтач) Нөнәгәр авылында яшәүче Шәйхетдин улы Салихлар гаиләсенә дә (минем әтием) кагыла сугыш җилләре.

1941 елның 22 июнендә аларны туп тавышы уята. Сугыш. Әтием тиз арада җыенып, штабка чыгып чаба һәм ярты сәгатьтән кире саубуллашу өчен генә әйләнеп кайта. Әнисен, ике сеңлесен, бер энесен калдырып, исән булсам бер кайтырмын дип саубуллашып, капчыгын асып чыгып китә. Сөйгән кызы (әнием) үзе чиккән кулъяулыкны биреп, күзләрен сөртә-сөртә елап озатып кала.

Әтием сугышның бөтен афәтен татый. Ул Украина фронтында әсирлеккә эләгеп, фашист лагеренә озатыла. Бер вакыт лагерьнең мәетләр чокырында берәү татарга эндәшә икән, әтием сөйләде моны безгә. Ике якташ алман җирендә табыша. Бөек Җиңү бәйрәмен алар яшьле күзләре белән каршылый. Әтием сугыш беткән чорда Мәскәү госпиталендә ята. Сугыш тәмамланганнан соң бер көнне Шәйхетдиновлар йортына бер ир-ат килеп керә. Сугыш кичкән ике ир бер-берсен кочаклап елый. “Үз икмәгеңне минем белән бүлешмәсәң, туган туфрагымны күрәсе кеше түгел идем”, дип әтиемне кочаклап елаган кеше безнең якташ, Арбор авылыннан булып чыга.

1946 елның декабрь аенда 34 яшендә әтием Түбән Очта яшәүче Мөхәммәтгәли кызы 23 яшендәге Оркыя исемле кызга өйләнә. Никах укыталар. Кар бураннарын туздырып, туй атларын җигәләр. Әнием озын буйлы, чибәр, кара күзле, ак шәл бөркәнгән була. Әтием кечкенә буйлы, көрән күзле, бөдрә чәчле була. Әтиемнең кулында гармун. Авыл урамнарын кыңгырау чыңына, гармун көенә коендырып, туй чаналары үтә. Бик бәхетле пар булалар. Уналты яшьтән яратышкан мәхәббәт бит. Кыр почтасы аңа хатларны кызыннан ташыды бит. Әтием казармада вакытта төнге каравыл сәгатьләрендә бөдрә чәченә хатлар язып кыстыра торган булган. Түш кесәсендә чиккән кулъяулык булган – вәгъдә бүләге. Әтием ул кулъяулыкны туган иленә кайтканчы саклап йөртә. Әтием гәүдәгә зур булмаса да бик тәвәккәл була ул. Ул сугыш ветераны. Балта остасы булып эшли колхозда. Дүрт класс белеме була. Әти-әни матур гына яшәп китәләр. Берсеннән берсе матур балалар, ике малай һәм дүрт кыз үстерәләр. Әкренләп тормышлары җайлана, 2 сыер, 1 ат, 5 баш сарык асрыйлар...

Фирәүзә Низаметдинова,
Малмыж районы Кәннә авылы

Фото: баш мөхәррир

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: