Хезмәт

Сыната торганнардан түгел, сүз кем турында?

Дөрес, аңа дигән машина кайта, үлеп өч атна узгач...

Кич прогулкага чыккач, Балтачта Җиңүнең 50 еллыгы урамында бик матур пар булып,  тигез, тату яшәгән Дамир белән Гөлсинәгә иярдем. Сүз иярә сүз китеп, Салавыч кызы, бүген район санэпедстанция хезмәткәре Гөлсинәгә әйтәм: әтиегезне хәтерлим бит мин. Архивта эшләгәндә ниндидер йомышы төшеп бүлмәмә кереп утырган иде, бик кызыклы әңгәмә кордык. Шул чакта әтиегезнең җор, тапкыр сүзле, бик гайрәтле йөрәкле кеше булуына хәйран калган идем, дим. Гөлсинә әтисе турында хәтирәләрен уртаклашты.

Әтиебез Гәптрәүф бик авыр Курск сугышына эләгеп, чак исән калган, аягының тубыкны тоташтыручы юан сөяге чәрдәкләнеп беткән булса да, бәхетенә, аксап булса да гел йөреп торды, никадәр сызлануларын бер  үзе белгәндер. Ул техникум белеме белән ветеринария фельдшеры булып эшләде, үзебезнең якын-тирәдә биш авылга һәм колхоз фермаларына хезмәт күрсәтә иде. Җитәкчеләре Сиднев берәр четерекле мәсьәлә килеп чыккан очракта күп белә торган һөнәр остасы дип гел әти белән киңәшә иде дип сөйләп китте. Оптимист рухлы, уен-көлкегә борып, авырлыкны җиңеләйтә белгән тынгысыз холыклы Рәүф абый иң әүвәл колхоз фермаларына хезмәт күрсәткән, аннары әле ул чакта мал ишле асраган хуҗалыкларга йөреп, авыл кешесенең тәҗел-гозерен үти, торалмас инде бу сыер дип хафага төшкән хуҗаларны тынычландырып, чарасын күрә, эш тәҗрибәсенә таянып, һәрвакыт уңышлы ярдәм күрсәтә.

Олылар белән дә, кечеләр белән дә мавыктыргыч әңгәмә кора белгән Рәүф абый өйдә өстәл яныннан кузгалгач, балалары сырып ала, кайсы мәктәптән кайткан көндәлектәге бишлесен күрсәтеп, кайсы, бозда шуганына масаеп, әтиләреннән хуплау-мактау сүзләрен көтә. Гаҗәеп юмарт күңелле, сизгер йөрәкле, чын ир-егет, игелекле, кайгыртучан ата булган Рәүф абыйның һәркайсына җылы хуплау сүзе  табыла, әнә шулай итеп ул аларны тормышта авырлыкка бирешмәскә, һәрвакыт үз үрнәгендә көчле рухлы, тырыш намуслы кеше булырлык итеп тәрбияли. Иң элек үзе шәхси үрнәк күрсәтеп, кайгыртучан, ышанычлы булып яши  белә утлар-сулар кичкән көчле рухлы фронтовик.

Берзаман сугыш ветераннарына бушлай машина бирелә башлагач, Рәүф абыйга да бу көтелмәгән зур бүләкне алырга өмет  итеп, документларын әзерләп бирә, ни сәбәпледер, һаман аңа чират җитми, инде сугыш кырыенда гына йөргәннәр дә алып бетерде бит, кая монда гаделлек дип офтана. Уллары, без сине машина белән теләсә кая йөртә алабыз бит, юкка офтанма әле, дип әйтүләренә җавап итеп, монда машинасы түгел, игътибары-хөрмәте кыйммәтрәк иде шул миңа дип җавап бирә. Дөрес, аңа дигән машина кайта, Рәүф абый үлеп өч атна узгач, һәм аны башка берәүгә бирергә мәҗбүр булалар. Теге дөнья  дөнья малын кабул итми бит, хәләл көч белән бөртекләп туплаганы да өелеп кала. Инде менә иң хәтәр, иң кайнар казаныннан исән-сау чыгып, үз туган ягында намуслы хезмәт куйган Рәүф абыйның якты дөнядан киткәненә быел җәй 20 ел тула.

Гөлсинә белән сөйләшүне дәвам итәбез. Ул ипле, мөлаем, эчкерсез, ихлас әнисен күңел җылысы белән искә ала, районыбызда стамотолог булып эшләгән, халык бик яраткан ачык йөзле, көр күңелле олы абыебыз Әмир күбрәк әнигә ошаган, апаларым да әнигә тарткан. Ә менә Шамил абыебыз чат әти инде. Тәвәккәл, максатчан, батыр йөрәкле булды, дип сөйли. 

Фәридә Шакирова язмасы.

Язманың дәвамы "Хезмәт" газетасының киләсе чыгарылышында дөнья күрә.

Фотолар: гаилә архивыннан.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: