Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Тарихта җуелмас эз калдырган бабаларым

Бабайлар исән вакытта алар белән сөйләшеп, аралашып утыра белмәгәнбез. Менә хәзер, күпме еллар үткәч, аларның балалары сөйләгәннәрдән, альбомнардан, китаплардан алып, шушы кадерле язмамны тәкъдим итәргә булдым.

Куныр авылының гади крестьяны Ибраһим бабам һәм Һәдия әбием гаиләсендә 6 малай: Әхмәтсафа, Сафиулла, Гафиулла, Хәбибулла, Галимулла, Камал һәм иркәлеге өчен “Ак песи” кушаматы алган бердәнбер кыз – Мәчтүрә (Миңсылу) үсә. Гаилә башлыгы Ибраһим бабам үзе дә гаярьлеге, үткенлеге, булдыклылыгы, тугрылыгы, киң күңеллелеге белән дан тоткан Ногман бабамның 11 улының берсе була. Ногманныкылар авылда бердәм, бик абруйлы нәсел саналган. Алар,  кирәк урында өздереп, үз сүзләрен әйтә, бер-берләрен яклый белгәннәр. Шул Ногман нәселеннән булган Ибраһим бабамның 5 улы, 1 оныгы Бөек Ватан сугышында катнашкан.   Әхмәтсафа бабаем турында балалары бик аз белә, чөнки ул вакытта сөйләргә ярамаган нәрсәләр күп булган. Сугыштан кайткан ир туганнар үзара сөйләшеп утырсалар да, балаларга аны тыңлатмаганнар. Шуңа Әхмәтсафа бабай турында бик аз беләбез икән.

Әхмәтсафа бабабыз Суслонгер лагерена эләгә. Ул чорда Бөек Ватан сугышы елларында бронепоездлар отряды белән җитәкчелек иткән, үзйөрешле-артиллерия полкы командиры урынбасары булган бабамның энесе Хәбибулла абыйга тормыш иптәше Хәтирә апа Әхмәтсафа бабабыз турында хат яза. Шуннан соң Хәбибулла абый аны эзләп кайта. Мондагы командирлар, исемлекләрне карагач, андый кеше юклыгын әйтәләр. Шуннан чыгып барганда, бер солдат Хәбибулла абыйны туктатып: “Мин сезнең фотоны Әхмәтсафада күргән идем. Сез кем буласыз?”– дип сорый. Шул кеше Әхмәтсафа бабамны үлеләр арасыннан карарга куша. Әмма ул әле үлеп җитмәгән була. Хәбибулла абый аны атка яткырып Шәмәрдәнгә озата. Шәмәрдәннән Нәсимә әби белән бабайның олы кызы Асия апа аны чанага салып, икәү генә тартып алып кайталар. Әби аны аерым тәрбияләп аякка бастыра. Савыгып  җитү белән аны сугышка озаталар. Әхмәтсафа бабам Ленинград фронтына эләгә, Елись шәһәрен азат итүдә катнаша, сугыштан яраланып, дүрт бармагын югалтып кайта. Бөек Ватан сугышының ахырына кадәр катнашып, медальләр белән бүләкләнеп (кызганычка каршы, сакланмаган), туган авылына әйләнеп кайтырга насыйп була. Шул куллары белән “Якты юл” колхозында балта остасы булып эшли. Тормыш иптәше белән 10 бала үстерәләр. 1983 елда вафат була.

Әхмәтсафа бабамның дәвамчысы булган бердәнбер улы (тагын бер улы Ханнан кечкенә вакытында ук үлгән) Равил абыйны да сугышка алгач, Нәсимә әбием бик елаган, Равил абыйга әле 18 яшь тә тулмаган булган. Хатларын гел шигырь юллары белән тәмамлый торган булган. Әби шул хатларны алып елаган да елаган, шуңа хатларны кызлары юк иткәннәр.

Бер хатында Равил абый яралануы турында язган, ә икенче хатында уң кулы исән булганга сугышка кертүләрен хәбәр иткән. Шул сугышта ул һәлак булган. 1945 нче елда Латвиядә җирендә үлеп кала, шунда күмелгән.

Бабамның энесе Галимулла абый 1936 елда армиягә алынган, Ленинград шәһәрендә хезмәт иткән. Шуннан сугышка кертелгән, боцман булып 10 ел диңгездә хезмәт иткән. Сугыш вакытында аларның корабльләрен батырганнар. Балтыйк диңгезен, бозлы суны йөзеп чыгып, 6 кеше генә исән калган. Шуларның берсе Галимулла абый була. 1946нчы елда исән-сау кайта. “Кызыл йолдыз” ордены, 1 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнә. Күп еллар авыл Советы рәисе булып эшли, 6 баласы була. Галимулла абый 2000нче елда вафат була.

Гаиләнең дүртенче улы булган Хәбибулла абый 1934нче елда армиягә алынган. Ул башта кызылармеец булып хезмәт иткән, аннан полк мәктәбендә укып,  отделение командиры һәм взвод командиры ярдәмчесе булган, ә 1938нче елны курслар тәмамлагач, кече лейтенант дәрәҗәсе алган. 1939нчы елның октябрендә 86нчы мотоукчы дивизиясенең өйрәтү батареясы командиры итеп билгеләнә. Ул шул батальоны белән фин сугышында катнашкан. Фин акгвардиячеләренә каршы сугыштагы батырлыклары өчен СССР Югары Советы Президиумының 1940нчы ел 21 март Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә.  1941нче ел. Хәбибулланың тынгысыз, җаваплы хәрби тормышы дәвам итә. Шул чорда Ленинградта хезмәт итүче энесе Галимулланың армия срогы тулырга якынлаша. Ике туган Ленинградта очрашканнар, бергә фотога төшкәннәр. Ләкин ил өстенә ябырылган афәт – канлы сугыш бөтен планнарны җимереп ташлый.  Илебез 5 ел буена сузылачак сугыш чоңгылына кереп китә. Хәбибулла абый Бөек Ватан сугышы елларында бронепоездлар отряды белән җитәкчелек иткән, үзйөрешле-артиллерия полкы командиры урынбасары булган. 1943нче елда офицерлар составын камилләштерү курсларын, ә 1947нче елда – югары офицер бронетанк мәктәбен тәмамлаган. Ул сугышның эчендә кайнаган, күп авырлыкларны кичергән. 1958нче елдан подполковник Ибраһимов запаста. Татарстан җөмһүриятенең  Казан шәһәрендә тормыш иптәше Хәтирә апа белән бер бүлмәле фатирда яшәгән. Аларга 3 бүлмәлене тәкъдим иткәч: “Безнең икебезгә бер бүлмәбез, авылда яшәргә өебез бар, шул җитә, мохтаҗрак кешегә бирегез”,– дип аннан баш тартканнар. Туган авылында өй салып, җәйләрен авылда, күпсанлы туганнары, күршеләре, авылдашлары белән аралашып яши. Авылда беренчеләрдән булып бик матур бакча үстерә.

Тагын бер уллары Сафиулла абый да тормыш иптәше Бибихаҗәр апа һәм биш баласы белән, сугыш башланганчы якты өметләр баглап иске генә өйгә башка чыккан. Ләкин каһәр төшкән сугыш башлана һәм Сафиулла абый сугышның беренче көннәреннән үк сугышка алына. Бик каты яраланган,  6 ай Ташкентта госпитальдә яткан, аның кулындагы пуля кыйпылчыгын ала алмаганнар. Шуннан соң ана ял биргәннәр. Ул кайтканда, өйләре бик начар, җимерек хәлдә була. Сафиулла абый шуны сүтеп, подвал итеп ясый. Яраларыннан уңайлангач, Сафиулла абыйны сугышка ярамаса да, эшкә алып китәләр. Бибихаҗәр апа 5 бала белән шул подвалда газап чиккән, төнлә качып кына Ушла урманына утынга, чыбык-чабыкка йөргән. Аллаһының рәхмәте белән Сафиулла абый 1945нче елда исән-сау кайта. Сугыштан соң тагын 2 балалары туа. Энесе Камал истәлегенә Сафиулла абый сугыштан соң туган улына Камал дип исем куша. Сафиулла абый “Якты юл” колхозында эшләп, 1971нче елда вафат була. Үз туган авылында күмелгән.

Камал исемле кече уллары сугыш кырында ятып калган. Ул сугышка кадәр яшьләрне атарга өйрәткән, укчы булган. Белоруссия җирендә сугышта немец самолетын винтовка белән атып төшергән. Аның турында “Красная звезда” газетасына язып чыгарганнар. Ул газетаны авылга җибәргән, ләкин кызганыч, газета сакланмаган. Өлкән лейтенант булган. 2015нче елда Куныр урта мәктәбенә Брянск өлкәсе Стародубский районы Логоватое авылы урта мәктәбеннән хат килеп төшә. Анда Камал абыйның ничек һәлак булуы турында язылган. Шушы авылның Забава Пелагея Калиновна дигән олы кешесе таза, чибәр Камал абыйның ничек һәлак булуын үз күзләре белән күргән. Яшь солдатларны өйрәткән вакытта, ялгыш атылган гранатаны үз кулларына алып, Камал абый шартлый, күп солдатларның тормышын саклап калган. Авыл халкы аны 1944нче елның 7нче мартында, зурлап, шушы авыл зиратына күмгән. Менә күпме еллар авыл халкы, мәктәп укучылары каберне карап,чистартып торалар, авыл халкы җыелып таш алып куйганнар.

Өченче уллары Гафиулла абый сугышка кермәгән, тылда күмер чыгаруда эшләгән. Гаиләсе белән Украинада яшәгән.

Шушы бер гаиләдән 5 бала, бер онык  сугышка китсен әле?!  Моңа кайсы ананың йөрәге чыдар икән?! Нинди курку белмәс, батыр йөрәкле, асыл егетләр үстереп озаткан бабамның әтисе Ибраһим белән әнисе Һәдия әби! Һәрберсе үрнәк алырлык олы шәхес бит! Безгә аларның искиткеч тормышын, һәрберсенең язмышын онытырга ярамый, буыннан-буынга алар турында истәлекләрне тапшырырга, аларга дога кылырга кирәк.

 

Илзия Нәҗипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев