"Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945"

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» "Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945" китабын чыгарган.
Анда республика халкының Бөек Җиңүгә керткән зур өлеше турында сөйләүче бай тарихи материал тупланган.
Аналитик материаллар белән беррәттән, китапта беренче чыганакларга да мөһим урын бирелә. Архив документлары, плакатлар, афишалар, Фоторәсемнәр, кинохроника кадрлары, фронтовикларның хатлары, сугыш чоры открыткалары белән тулы визуаль рәт тәкъдим ителгән. Хәтер китабына ветераннарыбызның сугыш еллары һәм армый-талмый хезмәт еллары турындагы шәхси истәлекләре аеруча зур әһәмияткә ия.
Китап киң катлам укучыларга, шул исәптән сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә адреслана. Әмма барыннан да элек ул сугыш турында бары тик мәктәп дәресләреннән, гаилә тарихларыннан, тарихи китаплардан һәм кинофильмнардан гына белгән яшь буын вәкилләренә юнәлдерелгән. Истәлекле китап яңартылган уку-укыту программаларын һәм факультатив дәресләр планнарын төзү, Татарстанның урта һәм югары белем бирү учреждениеләрендә семинарлар һәм конференцияләр үткәрү өчен нигез булачак.
Китап басмасын Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов хуплады.
Шул уңайдан Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты 25.06.2020-03.07.2020 аралыгында "Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945" китапларын район һәм мәктәп китапханәләренә тапшыруны тәгаенли. Акция кысаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ җитәкчеләренең китапны шәхсән үзе тапшыру өчен чыгулары планлаштырыла.
Акцияне тантаналы рәвештә район башлыклары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, үзәк район һәм шәһәр китапханәләре җитәкчеләре, мәктәп үзидарәсе активистлары катнашында муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының үзәк мәйданчыкларында үткәрү планлаштырыла.
Фото: Госкомитет РТ по архивному делу
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 гыйнвар 2021 - 17:21Айрат Хөсәеновтан каз каклау серләре Балтач районының Бөрбаш Сәрдегәне авылында яшәүче Айрат Хөсәеновның Инстаграм битендәге каклаган казлары күпләрне кызыктыргандыр200
-
26 гыйнвар 2021 - 16:11Ана теленә хөрмәт бакчадан башлана Татар телен саклап калу һәм үстерү юнәлешендә районыбызның балалар бакчаларында максатчан эшләр бара.8702
-
26 гыйнвар 2021 - 14:46Быел кече бизнесны исәпкә алу бөтен ил буенча узачак Район статистика бүлеге 1 апрельгә кадәр кече бизнес вәкилләреннән электрон рәвештә анкета тутыруларын сорый.5801
-
26 гыйнвар 2021 - 13:24Ана теленә хөрмәт бакчадан башлана
-
23 гыйнвар 2021 - 12:18Балтачта район башлыгы призына көрәш ярышларында 20 команда катнаша
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
25 гыйнвар 2021 - 08:40Газетаның 2нче санында (22 гыйнвар, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар16600
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар59600
-
24 гыйнвар 2021 - 14:30Кичә Балтач бистәсендә авыр хәл булды, Һадиевлар гаиләсенә коточкыч афәт килде (фотолар белән) Ике кечкенә бала белән урамда калдылар...127001
-
25 гыйнвар 2021 - 14:46Районда табиб булып эшләүче төрек егете Сәидәхмәд Гаипназаров: «Казанга китү теләге юк, Балтачта рәхәт» Балтач районында бик күп милләт вәкилләре яши, хәтта төрек егете табиб Сәидәхмәд Гаипназаров та Балтачны сайлаган. Ординатура үткәндә Казанда калу мөмкинлеге дә була, 7 нче шәһәр хастаханәсендә үз кешегә әйләнеп өлгерә. Тик…99203
-
24 гыйнвар 2021 - 09:41Туйдырдылар инде, аңламыйм... Хөрмәтле, “Хезмәт”! Язып чыгыгыз әле, зинһар, бәлки туктарлар.»85301
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика