Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

"Әти, синең исемен туган якка каһарман булып кайтты!"

Газиз бабай безгә бүләкләр дә бирде. Әнигә, кызларыңа күлмәк булса да тегәрсең дип матур ситсы биргәне әле дә хәтеремдә. Өстемдә уңып беткән, кат - кат ямау салган күлмәктән соң яңаны кигәч, бик сөендек сеңлем белән. Газиз бабай әтинең сугыштан кайта алмавына бик офтанды. 

Авылда өйләрнең аз булуы аркасында бер өйне урталай бүлеп ике гаилә яшәүчеләрдә булды.Шулай бүленгән өйдә, безгә дә, Газиз бабайның гаиләсе белән яшәргә туры килде. Сугышның авыр юлларын үтеп кайткан бабай гаиләсен генә түгел, безне дә ярдәменнән ташламады. 
Норма урта мәктәбенең җиденче сыйныфын тәмамлагач та колхозда эшемне дәвам итем. Аннан соң Арбаш егетенә кияүгә чыктым. Ирем белән бик матур, тигез тордык. Алты бала тәрбияләп үстереп тормышка чыгардык, оныклар да сөйдек. 
Бүгенге көндә ике бертуган абыем да, ирем дә күптән мәрхумнәр инде.Шунсы кызганыч, бер улым Чечняда хезмәт итеп кайткач, яшли вакытсыз вафат булды. 2002 елда кадерле әниебезне озаттык. Бертуган Минзирә сеңлем белән аралашып яшибез, ул Казанда тора.Минзирә әнигә бик ярдәмчел булды, әни дип яратып яшәде. 
Балачак һәм яшьлек елларым бәхетсез караңгы көннәрдә үтте. Бүгенге тормышым, мең шөкер, тыныч рәхәт.Утыз елдан артык Арбаш фермасында эшләдем.Лаеклы ялга чыксам да, җитмеш яшькә кадәр эшемне яратып башкардым. 
Сугыш еллары әле дә күз алдында тора.Әтине озатып калуыбыз, сагынып көтүебез йөрәктә онытмаслык булып җуелган. Илебезнең тынычлыгы өчен көрәшкә чыгып киткән әти һәләк булса да, җырның ахырында " үлгән җаннар терелеп кайтмыйлар" диелсә дә, мин, әти, синең исемең каһарман булып кайтты диям. Сине өч яшендә сугышка озаткан кызың, бүген изге җаныңа догалар кылып баш ия. 

Оркыя Хәйруллина

Арбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев