Хезмәт

Тәскирә Галимуллина юбилей медаленә лаек булды (+фото)

Районыбызда сугыш һәм хезмәт ветераннарына юбилей медальләре тапшыру чаралары узды.

Түбән Кенә авылында яшәүче Тәскирә Гомәр кызы Галимуллина Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, юбилей медале белән бүләкләнде.

Реклама

Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Нугаев Камил Әсгат улы, район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты. Кунаклар ветеранның сәламәтлеге, ихтыяҗлары һәм проблемалары белән кызыксынды. Бөек Җиңүгә керткән бәяләп бетергесез өлеше, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәтләре өчен аңа рәхмәт белдерде, шулай ук изге теләкләрен җиткерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: