Хезмәт

Укымый калмадыгызмы: Онытмадык, онытмабыз сезне

Язлар-җәйләр килгән саен, Күңелләрне телә үткәннәр. Яуда калды, кайта алмадылар, Без сагынып озак көткәннәр.

Кайта алмады, яуда калды

Ике яктан ике бабабыз.

Каберләре хәтта билгесез дип

Сыкранып эчтән янабыз.

Онытмадык, онытмабыз сезне

Җиңү алып килгән батырлар!

Сезне искә алып күкрәкләрдә

 Балкып йөрер  әле  тасмалар.

Җиңү көне, җиңү тасмалары

Бизи бүген барлык дөньяны!

Илебезгә килгән тынычлыкны,

Сакла, дия җиңү тасмасы.

Гаиләбездән киткән,

                         кайта алмаган

Туганнарым, тыныч ятыгыз.

Реклама

Туган илгә җиңү бүләк иткән,

Батыр солдат булып кайттыгыз.

Язлар җиткәч, без дә  гаилә белән,

Җиңү тасмалары эләбез.

Сезнең буын һаман дәвам итә,

Оныкларга гына карагыз!

Алар сезне гел дә  искә ала,

Горурланып, хәтта көнләшеп.

Ә өлкәннәр сыкрап елый  ала,

Хәтерләрен сезгә өләшеп.

Җиңү сүзе генә булсын җирдә,

Ә сугышлар бүтән булмасын.

Тыныч җилләр генә, моңсу гына,

Җилфердәтсен җиңү тасмасын.

 

Халисә Гыйльмуллина

Пүскән авылы

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: