Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Укымый калмадыгызмы: туган авылымның ак абыстае

Ул бар булганына шөкерана кылып, үзеннән өлкәнрәкләрне олылап, яшьләрне хөрмәт итеп яши. Аның янына кайчан гына керсәң дә, йөзе ачык, чәе әзер булыр.  Кирәк булса, төпле киңәшен бирер, үтемле итеп дөрес юлны да күрсәтер. Сүзем Шода авылы абыстае, бәхетле әни, яраткан әби булып гомер көзенә җиткән Гайрифә апа Фәйзрахманова хакында. 

“Гайрифә апа әгәр дипломант булса, илебездә бернинди каршылыклар, аңлашылмаучанлыклар булмас иде. Һәрнәрсәне шулкадәр оста һәм үз вакытында көйли, урынына куя, шул ук вакытта беркемне дә үпкәләтми”, дияргә ярата әнием. Аны якыннан белгәннәр ялганларга юл куймас. Гайрифә апа туган авылымның ак абыстае булып гомер итә. Аны һәркем хөрмәт итә, чөнки ул гайбәт сөйләми, кайчан барып керсәң дә, догалары белән каршы ала, озатып кала. Бик акыллы, үтә сабыр, ярдәмчел кеше, күршеләре белән туганнарча аралашып яши. 

Әтнә авылы кызы Гайрифә апа, замандашлары кебек үк, гомер юлында төрлесен күргән кеше. Әтисе Газиз сугышта үлеп кала. Әнисе Тайбә өч бала белән тол кала. Тол хатынга тормыш итүләре бик авыр була. Аның өстенә хәерчелек, ялангачлык. Йортлары да бик иске була, утын табу да кыен, урманнан кисәргә рөхсәт юк, урласаң төрмә. Тайбә апаның тилмереп яшәгәнен күреп, Киров өлкәсенең Яңавыл авылында яшәүче ерак туганнары, авыл җирлегеннән күченеп китәргә рөхсәт булмаганлыктан, аны өч баласы белән үгез җигеп, төнлә үз якларына алып китә. Бу вакытта Гайрифә үсмер кыз була. Барып урнашуга энесе Ясәви белән совхозга эшкә чыга. 


– Биредә тәүге тапкыр тамагыбыз икмәккә туйды. Урман якын иде, утын кытлыгы күрмәдек. Ташып якканга сүз әйтүче булмады, – дип искә ала ул елларны авылдашым. 
Тормышлар артык җиңел булмаса да, бу кадәргесе аларга ул чакта оҗмах күк тоела. Гайрифә биредә дүрт ел яшәп кала. Шода авылының бик чибәр һәм уңган егете Фәйзелхак сабыр, тыйнак, хезмәт сөючән Гайрифәне бер күрүдә ошата һәм үзенә гомерлек яр итә. Шода авылына әти-әтиле, каенэне һәм каенсеңелле төп йортка килен булып төшкәннең беренче көннәреннән үк Гайрифә һәркемнең хөрмәтен яулый. 
Үз гомерендә беркем белән сүзгә килмәгән, һәрчак мөлаем йөзле, төпле фикерле Гайрифә апа Фәйзелхак абый белән үрнәк гомер юлы үтеп, әти-әниләрен олылап, үз үрнәкләрендә берсеннән-берсе акыллы, уңган балалар тәрбияләгән кешеләр. Татар хатын-кызларына һәм төп йорт киленә хас барлык сыйфатларга ия Гайрифә апа гомер буе ир туганнарын хөрмәтләп яшәде. Олы уллары башка чыкканчы үзе дә озак еллар ике килен белән гомер итте. Фәйзрахмановлар нигезенә килен булып төшкән һәр килененә төп йорт кагыйдәләрен матур гына сеңдереп, дус-тату яшәргә өйрәтте. Туган-туганны белмәгән бик болганчык заманда Фәйзрахмановларның бер йодрык булып яшәүләре иң беренче чиратта Гайрифә апага бәйле, чөнки Фәйзелхак абый гел хезмәттә булды. Заманында колхозның бик данлыклы тракторчысы була ул (аны искә алуыбыз рухына дога булып барып ирешсен иде). 
Бер аралашкан чакта: «Гайрифә апа, дин юлына ничек кереп киттең, берәр вакыйга мәҗбүр иттеме әллә?» – дип кызыксынган идем. 
«Тәтәбез бик дини кеше иде, аның да намаз укыганнарын гел күреп үстем, кечкенә чакта өйрәнгән догаларым да намазга басарга ярдәм итте. Әлбәттә төп сәбәпче Миңсылу тәтә булды, аның тәкъдиме белән намазга бастым», – дигән иде ул. 
Шода авылы абыстае вафат булгач, авылдашлар бу вазыйфага Гайрифә апаны тәкъдим итә. Әнә шул еллардан бирле ул авылымның ак абыстае. Күпме коръән ашлары укылган, күпме мәет юылган, аларның саны-сагышы юк. Әле өлкәнәя башлагач, авылга килгән шәкерттән гарәп язуына өйрәнеп, гарәпчә укырга өйрәнүе дә сокландыра. Инде өлкәнәйдем, яшьләргә юл бирергә кирәк, дип әйтсә дә, коръән ашларына аны даими чакырып торалар. Балалары Фәүзия, Фәнис, Фәрзия, Фәрит, Фоат, Фәрхәтнең кадерле әниләре, оныкларының газиз дәү әниләре булып, әле озак еллар иминлектә яшәү насыйп булсын. Аллаһ аны бәрәкәтле гомер, күркәм сабырлык, сәламәтлек, җан тынычлыгы, рухи ныклык биреп сөендерсен. Укыган догалары әрвахларга барып ирешсен һәм рухларын шат кылсын иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Олы хормэткэ лаек кеше шул ул Гайрифэ апа. Хормэт итэм.олылыйм.яратам аны.