Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Яраткан батырлар яши һәйкәл ташында (+ бик күп фото)

4 сентябрь сәрдеклеләр өчен бик истәлекле көн. 16 ел элек биредә мәчет ачылса, бүген тантаналы шартларда һәйкәл ачылды. 

Әлеге истәлекле вакыйгада Сәрдек авылы халкы, җирле җитәкчеләр һәм район кунаклары катнашты. 
Яу кырында батырларча һәлак булган, туган җирләренә кайткач вафат булган, тылда үз көчләрен җәлләми хезмәт куйган авылдашлар хөрмәтенә ачылган чарада күңелләргә үтеп керерлек сүзләр күп яңгырады. Авыл җирлеге һәм күмәк хуҗалык тарафыннан уйланып йөргән эшне башлап җибәрүгә һәм оештырып чыгуга эшмәкәр, әлеге авылдан чыккан Радик Закиров зур көч куя. Биредә ул үзенең хис-кичерешләре белән дә бүлеште. Нигә күңеле тулганын да әйтте. Әлеге чарада бик матур сүзләр ишетергә насыйп булды. Ә алары турында инде сез “Хезмәт” газетасының алдагы саныннан укып белә алачаксыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев