Хезмәт

Йолдызны саклаган герой хатыны. Кем ул? (+фото)

Советлар Союзы Герое Хәбибулла Ибраһимовның йолдызын  Бөек Ватан сугышы чорында хатыны Хәтирә бик күп авырлыклар күрүгә карамастан, саклап кала алган.

Әбием алты малайга бер кыз булып туа. Абыйсы Әхмәтсафа, энеләре Сафиулла, Хәбибулла, Гафиулла, Галимулла, Камал – бер йорттан биш батыр сугышта илебезне фашист юлбасарларыннан саклап, үзләренең гомерләрен аямыйча, туган илебез азатлыгы өчен көрәшәләр. Әмма Камал абыйга әйләнеп кайту насыйп булмый, ул яу кырында ятып кала. Калган дүрт туганы батырлыклары өчен орден-медальләргә ия булып, туган якка кайта.

Мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга киткәч, безгә әбиемнең Советлар Союзы Герое булган  энесе Хәбибулла Ибраһимовның хатыны Хәтирә апа белән яшәргә насыйп булды. Ул вакытта безнең Хәбиб абыебыз вафат иде инде. Кичләрен без Хәтирә апа белән фотолар карап, кайсы илләрдә яшәгәннәрен сорашып, кайларда булганннарын сорап, аның сөйләгәннәрен тыңларга ярата идек. Бервакыт без аннан, сугыш башланганда сез кайсы илдә идегез дип сорадык. Ул үзенең башыннан кичкәннәрен сөйләп китте. Ул вакытта алар  Польшада яши  торган булалар. Хәбиб абыйга герой исеме 1940 елда ак финнәргә каршы сугышта бирелгән була. Хәбиб абый кайта да, син кирәкле әйберләр һәм документларны әзерлә дә, без сезне хәзер моннан җибәрәбез дип чыгып китә. Күп тә үтми абый кайта һәм фашистларның шәһәргә басып кергәнлеген, аларга тизрәк китәргә кирәклеген аңлата. Алар китәргә җитешә алмы калалар. Хәтирә апа алтын йолдыз һәм берничә документны гына ала алган.

Реклама

Күршеләрендә өч балалы гаилә яши торган була. “Күршебез бер баланы күтәреп, берсен җитәкләп, өченчесен мин җитәкләп, бик озак йөгердек, әмма арттан бик каты кудылар, инде хәл беткәч, миңа күрше хатыны ялына башлады, син безне калдыр, сине дә үтермәсеннәр, син ничек булса да качарга тиеш, калдыр безне, син йөгер”,  дигән ул. Хәтирә апа шулай итеп кукуруз басуыннан бик озак шуышып бара, аннан арыш басуына чыга. Шулай итеп ул бер поляк авылына килеп җитә һәм бер йортка туктала. Бу йорттагы әбинең кияве, рус кеше, офицер була. Поляклар сатлыкҗаннар булалар, алар русларны яратмаганнар. Әби өч-дүрт көн Хәтирә апаны яшереп тота, дәвалый. Урамга чыккач, өйдән-өйгә кереп, яшеренгән кешеләрне эзләүләрен ишетеп кайта һәм бүтән монда калырга ярамаганлыган әйтә. Кич җиткәч, әби бераз ашау төреп, Хәтирә апаны урман янына илтеп куя да, син моннан үзең китәрсең инде, дип озатып кала. Өч көн, өч төн Хәтирә апа урманда берүзе елый-елый, кая барганын да белмичә йөри. Өстендәге киемнәре дә чытырманлыкта ертылып бетә. “Мин төннәрен агач кочаклап чыга идем”, дип сөйли иде ул. Хәтирә апа йөри торгач, безнең солдатларга юлыга. Аны сатлыкҗан дип кимсетәләр, төрле начар сүзләр әйтеп рәнҗетәләр.

Язманың дәвамы "Хезмәт" газетасының 20 март санында дөнья күрәчәк.

 

Лилия Шәрәфетдинова-Гомәрова

Чепья авылы

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 22 март 2020 - 16:15
    Без имени
    Тулысы белән укыйм да аннан соң язармын дип "Хезмәт"нең килгәнен көттем. Рәхмәт сиңа Лилия матур истәлекләрең һәм фотоларың белән уртаклашканың өчен! Бик кирәкле һәм фәһемле язма!