Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

Балтачта Безнең геройларга багышланган музей-почмаклар эшләнә

Музейдагы һәр экспонат йөрәккә тия, уйландыра

Яшь буынга патриотик тәрбия бирү, туган илгә карата мәхәббәт уяту максатыннан белем бирү һәм тәрбия учреждениеләрендә музей-почмаклар эшләп килә. Балтач гимназиясендә дә бар андый музей. Җыйнак кына булса да, махсус хәрби операциягә багышлануы һәм бай экспонатлары, үзенчәлеклелеге белән үзенә җәлеп итә. Биредә Балтач гимназиясендә белем алган батырлар Илдар Галиев, Рөстәм Фәйзрахманов, Азат Галимовның истәлекләре, махсус хәрби операциядә вакытта үзләре белән бергә булган әйберләре күбрәк урын алган.

Ватан сакчылары елы булганлыктан, Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан да шушындый музейларга игътибарны арттырырга иде.

— Балтач гимназиясендә Ватанны саклаучылар хөрмәтенә булдырылган музей-почмак һәлак булган егетләрнең әти-әниләре инициативасы белән оештырылды, — дип сөйли әлеге музей эшчәнлеген алып баручы мөгаллимә Венера Мостафина. — Өчесе дә безнең гимназиядә укыды. Башта музей тормыш иминлеге (ОБЖ) фәне кабинетында иде, аннан өченче катка, ачык зонага урнаштырылды. Гимназия укучылары музейны күреп тора, кызыксынулары көчле, манекендагы солдатлар, әйтерсең лә, алар исән, мәктәп тормышын күзәтеп баралар сыман. Рөстәмнең әтисе килгәч, манекендагы күзләргә карады да, ул нәкъ минем улымның күзләре кебек диде.

Рөстәм Фәйзрахманов 2021 елда контракт буенча хезмәткә алына, 2023 елда һәлак була. Илдар Галиев 2021 елда армия сафларына китә, 2022 елда Ватан алдындагы бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Азат Галимов 2023 елда контракт төзеп махсус хәрби операциягә юнәлә һәм шул елның кышында батырыбызның гомере өзелә. Егетләрнең өчесе дә спортны ярата, Рөстәм гимназиядә укыган елларында һөнәри бокс белән шөгыльләнә, спорт мастерлыгына кандидат була. Илдар чаңгы спорты буенча оста булса, Азат спортның бөтен төрен дә диярлек үз итә. 

— Егетләребезнең батырлыкларын үсеп килүче буынга күрсәтергә тырышабыз, — ди Венера Мостафина. ¬— Эдуард Фәйзрахмановка зур рәхмәт җиткерәсе килә, ул Рөстәм батырыбызның әтисе, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә. Әлеге музейның яшәешендә батыр егетләребезнең якыннарының роле зур. Музей әти-әниләр ярдәме белән яши дисәк тә дөрес булыр. Тизрәк тынычлыклар урнашсын да, әтиләр, ирләр, абыйлар-энеләр исән-сау туган якларына сау-сәламәт әйләнеп кайтсыннар иде. Күрегез, язгы кояш ничек матур итеп нурын сибә, тик бу кояш бөтен өйдә дә юк бит әле, тиздән, бик тиздән ул кояш яралы йөрәкле гаиләләрне дә җылытсын иде. 

Музейдагы һәр экспонат йөрәккә тия, уйландыра. Менә бер уч каракучкыл Украина җире, туфрагы инде көлгә әверелә бара. Әнә ядрәләр, ату кораллары. Укучылар боларны күреп хәрби бәрелешләрнең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген аңлый, тоя, ил батырларының үз-үзләрен аямый көрәшүләрен таный. Шкаф киштәсендә билгесез солдатның термосы тора, ул үзе инде һәлак булган, ә термосы биредә саклана, балалар аны җайлап кына тотып, ачып карыйлар, алган җирләренә ипләп кенә кире куялар, әйтерсең лә, ул термоста ил батырының бармак эзләренең җылысы саклана.

Эдуард Фәйзрахманов үзе киеп йөргән хәрби формасын шәхсән Венера Әмировнага тапшырган. Мөгаллимә музей белән таныштырганда форманы бик теләп иңнәренә элә, киеп тә сөйли. 

Венера Әмировна — Балтач гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Совет чорларында белем бирергә туры килгәнгәме (аңа тәрбия өлкәсендә эшләргә күп туры килә, хезмәт юлын пионервожатый буларак башлаган мөгаллимә ул), Венера Әмировна балалар тәрбиясенә гаять тә игътибарлы, патриотик тәрбия бирүгә аеруча да җитди карый.

Хәзерге җәмгыятьтәге менталитетны исәпкә алып әйтсәк, — әлеге махсус хәрби операциядә аның беркеме дә катнашмый, әмма бу хакта әйтә калсаң «минем укучыларым, гимназия укучылары һәлак булды анда», ди ул. Һәм хаклы да, илдәге вәзгыять беркемне дә битараф калдырырга тиеш түгел, «Бу хәрби операция миңа кагылмый» дигән сүзне туган илне сөймәүче дошманнар гына әйтә ала.

Венера Әмировна мобилизация башланганның беренче көненнән үк вакыйгаларны йөрәге аша үткәрә — һәлак булган егетләргә багышлап шигырьләр дә язды, видеосюжетлар да әзерләде. Батырлар даны онытылырга тиеш түгел, дигән фикердә ул да. «Музейга
волонтерлар да бик булышты, аеруча да Радик һәм аның командасының ярдәмен күп күрдек, — ди укытучы.

— Пыяла мохиттә әйләндереп алуны гимназиябез директоры Айгиз Миңнемуллин башкарды һәм ул һәрдаим музей эшчәнлеге белән танышып тора, аның тарафыннан бернинди дә каршылык күрмибез, бары тик ярдәмен генә тоеп эшлибез».

Әнә шулай, балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, туган илне, әти-әнине, якыннарны ярату, Ватанга тугрылыклы булу юнәлешендә гимназия коллективы бергәләп тырышып хезмәт куя. 

— Музейның роле зур, сизелә, — ди Венера Әмировна. — Башлангычта укучы бер бик шук балабыз бар, менә шул бала берсендә музейны бик игътибар белән, тын гына карап йөрде дә, Рөстәмне кочаклап, «Рәхмәт сиңа, яме, безне саклаганың өчен!», диде.

Күзләрдән яшьләр атылып чыкты. Дөрес, якыннарын югалткан балалар әлеге музейда озак торалмый, чыгып китә... Ул чакта йөрәкләр янә йомарлана, кысыла. 

Балтач гимназиясе дә, нәкъ башка белем бирү учреждениеләре кебек, Ватанны саклаучыларның исемнәрен мәңгеләштерү юнәлешендә файдалы гамәлләр кыла. Махсус хәрби операциягә дә һәрдаим ярдәм итә, гуманитар ярдәм җыюда да катнаша, солдатларга хатлар язып җибәрү акциясе дә уңышлы эшли биредә, якыннары махсус хәрби операциядә булганнарның гаиләләренә ярдәм итү юнәлешендә дә булыша. Челтәр дә үрделәр, киемнәр тегүдә дә катнаштылар. Музейга Россия Герое Рәсим Баксиков та килеп, уңай бәя биреп киткән.

Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! Бөек Ватан сугышы чорында актуаль булган «Барысы да фронт өчен, Барысы да Җиңү өчен!» дигән лозунгның әйләнеп кайтуы юкка түгел, илгә җиңү кирәк, моны өлкәннәрдән тыш яшь һәм урта буын да аңларга бурычлы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев