Батырларыбыз даны мәңгелек
Хушыгыз, батыр егетләребез. Урыннарыгыз Фирдәвес җәннәтләрендә булсын, исемегезне ил онытмасын.
Рөстәм Габделфәрт улы Нәкыйпов. Рөстәм Нәкыйпов 1985 елның 21 февралендә Көшкәтбаш авылында дөньяга килә. 1997 елда Казан татар-төрек лицееның 7 сыйныфына кабул ителә. Югары белемле, 2007 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетын тәмамлый. Хатыны – Гөлинә, улы Сөләйман, әнисе Раидә, әтисе Габделфәрт. Энесе Райнур белән Рәсүл Балтач районында яши.
Рөстәм Нәкыйпов 2008 - 2009 елларда хәрби хезмәттә була, 2022 елның 26 сентябрендә мобилизация буенча Ватан сагына Питрәч районыннан алына. Узган елның 12 декабрендә Рөстәм Нәкыйпов хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.
Рөстәмнән бик озак хәбәр булмады, аны июль аенда гына (4 июль көнне) туган авылына алып кайтып җирли алдылар.
Җир елады, җиле тынмады, күкләр тын калды ул көнне. Татар-төрек лицеенда укып берничә тел белгән, белемгә омтылышы, уңганлыгы-булганлыгы, яхшы гаилә башлыгы булуы белән әти-әнисенең чын горурлыгына әверелгән, ул гынамы соң әле... – җиде ел көткән нарасыен күрмичә батыр ир-егет гүрләргә кереп ятты. Гаиләнең авыр хәсрәтен уртаклашырга Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм барлык район җитәкчелеге килде. Матәм маршы яңгырады, залп булды. Рөстәм батырның исеме һәлак булган башка райондашлар кебек күңел түрләрендә урын алды.
«Безнең районнан китмәсә дә, иң беренчеләрдән булып хәлебезне белгән, моргка ук килгән Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинга, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновка, район хәрби комиссары Васил Вәлиевка һәм аның хезмәткәрләренә, районның баш табибы Газинур Дәүлиевка, үзәк хастаханә хезмәткәрләренә, «Водстрой» ширкәте җитәкчесе Рифат Закировка һәм аның хезмәттәшләренә, җеназа намазын укыган район мөхтәсибе Җәлил хәзрәткә, район үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаевка, бөтен авылларның имамнарына, барлык хезмәттәшләргә, ярдәм иткән һәркемгә зур хөрмәтемне ирештерәм, – ди үзе дә Көшкәтбаш авылында имам вазифасын башкаручы Габделфәрт хаҗи.
– Кешеләрнең ярдәмчел булуына сокландым, кечкенә баласына дип бер белмәгән кешеләр әле дә акча күчерә, Рөстәм яшәгән Көек якларына (Питрәч районы) якын торган бер укучыбыз, Гөлинәгә документлар белән йөрисе булса, баласын карап тора алам, кирәк әйбер булса, алып кайтып бирә алам, дип шалтырата, әллә нинди ярдәмнәр тәкъдим итәләр. Кешелек дөньясы битарафка әйләнде, диләр, алай түгел, мәрхәмәтле, миһербанлы кешеләр күп икән, дус-туганнар, якыннар, сыйныфташлардан кала күпме бер белмәгән кешеләр ярдәм кулы суза. Рөстәмнең сыйныфташларына, группадашларына, эше буенча хезмәттәшләренә, авыл халкына, укучыларыбызга, сугышчан иптәшләренә авыр кайгыбызны уртаклашканнары өчен безнең гаилә исеменнән район газетасы аша зур рәхмәтебезне җиткерәбез» .
Марсель Рафис улы Минһаҗев. Марсель Минһаҗев 1986 елның 3нче гыйнваренда Түбән Кенә авылында дөньяга килә, урта белемле. Өйләнмәгән. Әнисе – Рәсилә, абыйсы – Марат, энесе Рәмис. 2004-2006 елларда армиядә хезмәт итә, кече сержант хәрби званиесе ала.
Марсель Минһаҗев 2022 елның 27 октябрендә мобилизация кысаларында Балтач районы хәрби комиссариатыннан Ватан сагына китә. Бер мәртәбә дә чираттагы ялга кайталмаган килеш, Марсель узган елның июнендә хәбәрсез югала. Бары быелның язына чыккач кына Марсельнең һәлак булуы турында расланган хәбәр килә. Апрель азаклары була бу. Марсельнең гәүдәсен Заботино бистәсе тирәсеннән табып алалар. 2024 елның 4 май көнне хәрбине туган авылының Түбән Кенә зиратына җирлиләр.
– Безнең яшьлек еллары бергә узды, ди күршесе, якын дусты Алмаз Сибгатуллин. Мин студент идем, Алмаз мәктәпнең өлкән сыйныфында укыды. Яшь араларыбыз шактый булса да, бик дус булдык. Ул армиядә Нальчикта ФСБның чик буе гаскәрләрендә хезмәт итте, армиядән соң Казан Кремле батальонына эшкә керде. 2011 елга чаклы биредә эшләде. Марсель бик ярдәмчел иде, кемгә авырлык килә, шуңа терәк булды. Чын патриот иптәшебезне югалту белән әле дә килешеп бетә алмыйбыз. Ышанасы килми...
Бәрелешләр вакытында Марсельнең командиры һәлак булган, Марсель дә аның артыннан кереп киткән дә, чыга алмаган, дип сөйли Марсельнең сугышчан иптәшләре.
Авыл зиратларында – батырлар кабере. Юллар өзелмәсен аларга, безнең батыр, курку белмәс, йөзе ак егетләребезгә изге догалар ирешеп торсын.
Батырларыбыз белән район җитәкчелеге зурлап хушлашты. Хушыгыз, батыр егетләребез. Урыннарыгыз Фирдәвес җәннәтләрендә булсын, исемегезне ил онытмасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев