Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

Илнең күчәре син, и хатын-кыз!

Кариле авылында бер йортта яшәүче дүрт буын вәкиле солдатларга булыша

Хатын-кыз — бөек зат ул, ди әдипләребез. Әлеге сүзләр белән һич кенә дә килешми мөмкин түгел — 93 яше белән баручы Рауза апа Сабированың ( аңа 24 апрельдә 93 яшь тула) бар көчен җыеп, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә булышу максатыннан бәйләгән җылы оекбашларын күргәч, киптерер өчен чиләк-чиләк бәрәңге әрчеп бирүен белгәч, һәлак булган егетләр өчен җан әрнүен тойгач — чыннан да, мондый ханымнары-туташлары булган илне җиңеп булмаслыгы көн кебек ачык. 

Рауза әби Кариле авылында улы Фәрит, килене Сәвия гаиләсендә гомер кичерә. Бер йортта дүрт буын яши алар — оныгы Нияз да хатыны Руфинә, ике балалары белән биредә — төп нигездә. Хезмәт сөючән тату гаилә булулары белән генә түгел, фронтка ихлас күңелдән ярдәм итүләре белән дә аерылып торалар.

Рауза апа үзенең никадәр җылы оекбаш бәйләгәнен, ничә чиләк бәрәңге әрчегәнен әйтә дә алмый, чөнки өч ел эчендә бихисап инде алар. 
— Мин шулай өйдә эшлим, Сәвия белән бергәләп инде, — ди Рауза апа.- Җайлары чыкса, өйдәгеләр дә булыша. Сәвия носкиларның кунычларын бәйләп бирә дә, йөзләрен үзем бәйләп бетерәм, бәрәңгене пешереп бирсәләр, аны да әрчеп куям. Бер дә тик торырга яратмыйм, яшьләй шундый инде мин. Хәзер була, уты балкып янып тора, өйләр җылы. Ә менә без кечкенә чакта носкиларны чыра яктысында бәйлиләр иде. Кич утырып, беребез йон яза, беребез эрли, әни бәйли, мин исә, 10 яшьләр тирәсендәге кыз бала, чыра тотып утырам, ялкыны кимүгә, башын борып сындырам да, чыра янәдән яктырак яна башлый. Караңгы төшкәч электр уты яндырырга ярамый, сугыш режимында яшисе, тәрәзәләр ябулы, өйдә ут әсәре күренергә тиеш түгел. 
Рауза әби Бөек Ватан сугышы чоры баласы. Гаиләдә апасы-абыйсы белән үсә, әтисен олы булуына карамастан (1890 елгы була ул), сугышка алалар, әнисенә төп ярдәмче булып кызы Рауза кала, апасын ФЗӨга алып китәләр, абыйсын да сугышка озаталар. 

— Апаның нәрсә эшләгәнен бик беләсем килгәч, нишлисез соң сез анда, дип сорый идем, ул коры гына итеп, сиңа нәрсәгә ул, — военная тайна, дип, җавап бирә иде, сугыш кораллары ясаганнар инде алар, шуңа әйтергә ярамаган. — дип хатирәләрен яңарта Рауза әби. Абыйсының фотосын да кадерләп саклый ул.

«Үлемсез полк» өчен ясаган фотосурәтен сыйпый-сыйпый сөйли аның турында. Рауза апа Кариледә 4 сыйныф белем ала, аннан укуын Сосна мәктәбендә дәвам итә (ул чакта Кариле балалары тау итәгеннән генә җәяүләп Соснага барып укыйлар). Башлангычта укыганда ук инде безгә хәрби дәресләр керә иде, — ди Рауза апа. — Еллар узгач, Ильясова Фәния, (мәрхүмә инде, исә алуыбыз рухын шат кылсын), Зөлхәбирә һәм мин, яшь чактагыдай җәяүләп Соснага бардык, ул чакта әле аяклар болай әвеш-түеш түгел иде, кызганыч, без укыган мәктәп янган булып чыкты.
Үскәндә биш туган үссәләр дә, хәзер исә төпчекләре Рауза апа гына исән-сау. Эшләп үскәннәр инде алар да, михнәтен дә күргәннәр, газабын да чиккәннәр. Көз көне басуда комбайн артыннан калган ашлык башаклары җыярга чыкканнар, аякка кияргә юк, өйдә коры-сары, бушлык, гәҗит битләреннән тәрәзләргә челтәр ясап элгәнен Рауза әби хатерли әле. Әле фронтка дип йомыркасын да бирәсе, әйбернең юк чагы, тавыгың булса, ашатырга юк, ә дәүләт заданиесен үтәргә кирәк. «Сабага да чыгып эшләгән ул, утын әзерләгәннәр, фатирга кереп торганнар, ашарга юк, өсләрен соры авыр телогрейка, ул эшли-эшли юешләнеп бетә, өйләр суык, телогрейка кибеп беталмый, шуны киеп яңадан эшкә чыгып киткәннәр, — дип Сәвия апа да кайнанасын кызганып әңгәмәгә кушыла. — Шуңа күрә сәламәтлеге дә какшап калган, сулыш юлы белән тилмерә әнә хәзер. 

Авырса да, уразага кергән Рауза әби. Олыгаеп та ураза тотмаган кеше нинди кеше инде ул, ураза тотып үлгән кеше юк әле, авырып үләләр, ди. Таякка таянып тәравих намазына да керә, мәчет каршында гына, балалары да бик теләп ишек төбенә кадәр китереп куя. 

—1 капчык бәрәңгедән 1 чиләк кипкән бәрәңге чыга. Шуңа бәрәңге бик күп кирәк, менә бетеп китте әле, китерүче-бирүче булса, әйбәт булыр иде, — ди Сәвия апа. — Аннан ашлар, чәйләр тутырырга( шул арада бер авылдашлары мандарин кабыклары керттеләр, киптереп, чәй ясаганда кушалар) мәдәният йортына киләбез, шунда токмач җәябез, кисәбез, киптерәбез. Ике ел носки бәйләргә йөрдем, хәзер инде ашлар тутырабыз. Егетләребезгә барып җитсен дә, эчләренә җылы ризык керсен, дибез. 

— Бик кызганам мин андагы егетләрне, — ди Рауза әби. Үз гомерендә сугыш ачысын икенче мәртәбә татый бит инде ул. Эчәр сулары бар микән, ач ятмыйлармы, тәннәренә җылы үтәме дип борчылам. Шуңа да шушы бәйләгән носкиларым, бияләйләрем аяк-кулларын җылытсын, тәннәрен туңдырмасын, тизрәк җиңеп кайтсыннар иде дип телим, ди. Автоматтан ату өчен өч бармаклы перчаткалар да бәйләп җибәргән Рауза әби.

Әби, карт килен, яшь килен бер казанда кайнашалар ди күршеләре. Тормыш шулай матур итеп кайнашсаң гына мәгънәле бит ул. Кайнана белән килен култыклашып район үзәгенә 8 март уңаеннан әзерләнгән бәйрәм концертына да бардылар. Аннан кайткач янәдән солдат ашына кирәкле әйберләр әзерләргә тотындылар, пешкән итне иттарткычтан чыгартып, киптерергә куйдылар. 

Хәерле, җиңүгә илтә торган эшләр булсын! Әлеге гаилә кебек кемнәр солдатларга ярдәм итә, шөкер, андый фидакарьләр районыбызда күп), ханымнар-туташлар, барыгызга да олы рәхмәт! Сафларыгызның тагын да артуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волонтер