Якташыбыз истәлегенә Мәскәү өлкәсендә истәлек ташы ачылды (фото)
Якташыбызны бездән еракта да онытмауларына без бик шат...
Балтач районы башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов Мәскәү өлкәсе Мытищи шәһәрендә «Кенотафлар кыры» истәлекле объектын ачу тантанасында катнашты һәм "Канәферләр аллеясы"нда Герой хөрмәтенә канәфер утыртты.
«Ватанны саклаучылар пантеоны» Федераль хәрби мемориалында Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларга, ягъни кешенең кабере булмаган урында һәйкәлләр ачылды.
Биредә якташыбыз, Советлар Союзы Герое Гайфетдин Гыйльметдинов истәлегенә истәлек ташы ачылды. Якташыбызны бездән еракта да онытмауларына без бик шат...
Безнең белешмә: Гыйльметдинов Гайфетдин 1913 елның 13 гыйнваренда Смәел авылында туган. 30нчы еллар уртасында Донбасс якларына китә, Горловка шахталарында күмер чаба. Шуннан ул Кызыл Армиягә алына. Аңа Хәсән күле янында япон империалистлары белән авыр сугышларда катнашырга туры килә. Күп тә үтми, акфиннәргә каршы сугыш башлана — Гайфетдин монда да алгы сафта була.
Сугышлар тынгач, кабат шахтага кайта. Әмма тыныч хезмәте озак дәвам итми — 1941 елның июлендә ул инде кабат фронтта. Өченче Украина фронты гаскәрләре сафында, 39нчы укчы гвардия дивизиясе составында сугыша. Гвардия сержанты Г. Гыйльметдинов пулемет отделениесе командиры була. Сугыштагы батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
1943 елның 24 октябрендә Гыйльметдиновның отделениесе Днепропетровск шәһәре янында Днепрны беренче булып кичеп чыга һәм анда плацдарм яулап, ротаның кичүен каплап тора, алай гына да түгел, көтелмәгән җирдән кинәт дошман траншеяларына бәреп кереп, дошманны чигенергә мәҗбүр итә, Днепрны кичеп чыккан ротага киң плацдарм тәэмин итә. Г. Гыйльметдинов отделениесенең тиңсез батырлыгы дистәләгән дошманның башына җитә, зур елга кичүе вакытында була торган зур югалтулардан үзебезнең солдатларны коткара, дистәләгән совет солдатларының тормышын саклап кала.
Батыр якташыбыз сугыш юлын дәвам итә. Украина җирләрен азат итү сугышларының берсендә, 1944 елның июнендә, батырларча һәлак була", — диелә Гарифҗан Мөхәммәтшин төзегән "Балтач энциклопедия"сендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев