Язучы каләмендәге Бәдыги
Бөек Җиңүнең 78 еллыгы якынлашкан көннәрдә Чапшар авылында яшәүче Гәүһәрия Габдуллина безнең белән элемтәгә керде. Ул мәрхүм әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Бәдыгетдин Хисамов турында истәлекләр бас-тыруыбызны сорады
Бөек Җиңүнең 78 еллыгы якынлашкан көннәрдә Чапшар авылында яшәүче Гәүһәрия Габдуллина безнең белән элемтәгә керде. Ул мәрхүм әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Бәдыгетдин Хисамов турында истәлекләр бас-тыруыбызны сорады.
«Әтиебез Бәдыгетдин Хисамов һәм әниебез Зәкия Шакирҗан кызының гүзәл яшьлекләре сугыш чорына туры килә. Әтиебез иң элек фин сугышында катнаша, аннан кайтып ярты ел узуга Бөек Ватан сугышына алалар. Туган авылында алдынгы механизатор булып эшләгән киң җилкәле кыю егет сугыш кырларында да югалып калмый. Язучы Гадел Кутуй «Тетрә, Берлин!» дигән хикәясендә әтиебезнең сугышчан батырлыклары турында сокланып яза.
«Менә батыр танкист – гвардия өлкән лейтенанты Б. Хисамов. Командирлар аның турында:
– Кыю, хәйләкәр егет, – диләр.
Мусатовлар, Сухаревлар һәм Хисамовлар белән бергә мәшһүр җырчы Җамбулның оныгы – атаклы танкист Кубис Җумабеков та Берлинга бара. Аның экипажында 4 милләт вәкиле бар. Бу – очраклы хәл түгел. Ерткыч гитлерчылар оясын туздырырга СССР халыкларының мәңге какшамас дуслыгы бара!...»
Әниебез исә сугыш елларында Горький өлкәсендә торф хәзерләү эшләрендә катнаша, аннан соң колхоздан бер көн дә эштән калмыйча хезмәт куйган. Сугыш тәмамлана. Әтиебез дүрт орден һәм күп медальләр белән бүләкләнеп, капитан исеме алып, туган авылына кайтып төшә. Кайту белән үк эшкә керешә. Тракторчы, механик булып эшли. Техниканы биш бармагы кебек яхшы белгән, һәр кешегә мәрхәмәтле булган әтиебезне авылдашлары әле дә сагынып искә ала. Заманасы авыр булуга карамастан, әти-әнинең без – ун баланы үзләре кебек үк тормыш сөючән, булдык-лы итеп тәрбияләүләре дә үзе зур батырлык, – ди хатирәләрен яңартып ветеранның кызы Гәүһәрия Габдуллина.
– Минем үземә Бөек Ватан сугышы герое, хезмәт ветераны Бәдыги абый Хисамов белән берничә мәртәбә очрашырга туры килде. 1975 елның 9 маенда Чапшар авылының клуб мөдире Вагыйз абый Сәләхов клубка Бөек Ватан сугышы ветераннарын җыйды. Менә бервакыт клуб алдына хәрби киемнән, орден-медальләрен таккан Бәдыги абый килеп чыкты. Башындагы фуражкасын салды да: «Зөлфәт энем, минем портретымны ясап бир әле», – диде. Мин китапларда Гадел Кутуй үзе мактап язган батыр авылдашымның якын итеп, яныма килеп сөйләшүенә горурландым... Бәдыги Хисамовның сугышчан батырлыкларына күз салсак, ул 1941 елның 24 июнендә беренчеләрдән булып Бөек Ватан сугышына китә. Аны башта Оренбургтагы танк училищесына укырга җибәрәләр. Анда отделениегә командирлык итә. Соңрак ул бронетранспортерлар взводы командиры буларак Белгород юнәлешендә разведка алып баруда катнаша. Биредә немец йөкчеләре белән җитди бәрелешләр була. Бу операциядә катнашучыларны хөкүмәт бүләгенә тәкъдим итәләр, Бәдыги Хисамовны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр. 1944 елда Сумы районында Бәдыгилар тугыз немец разведчигын кулга төшерәләр. Шуннан соң алар уңышлы һөҗүмдә катнашып, авылдашыбыз 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Бәдыги абый үз төркеме белән алга таба хәрәкәт итә, разведка алып бара, Варшаваны азат итүдә актив катнаша. Бу операция өчен частька Башкомандующийның рәхмәте белдерелә, Бәдыги Хисамов шул чакта 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. 1945 елда алар Берлин юнәлешендә һөҗүмгә күчәләр. Одер, Нейсе елгаларын кичәләр. Һөҗүм көне-төне бара һәм менә көткән вакыт килеп җитә: алар Берлинга бәреп керәләр. Берлин операциясе өчен Бәдыги Хисамовка Кызыл Байрак ордены тапшыралар. Капитан 1946 ел ахырында туган ягына әйләнеп кайта, – дип искә ала Зөлфәт Хәйруллин.
Фото: гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев