Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә-78 ел

Ул елларда көшкәтбашлылар районда беренчелекне беркемгә бирмәгәннәр

Бөек Җиңү бәйрәмен каршылаган көннәрдә күпләребез шул дәһшәтле еллар шаһитлары, шул чорның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән, әмма зарланмаган, якты киләчәккә омтылып яшәгән якыннарыбызны искә алабыз. Аларның тормыш юллары еллар үткән саен тонык-ланмый, ә бары тик тагын да яктырак, сокландыргыч һәм мавыктыргыч була бара. Шундый шәхесләрнең берсе – Пүскән авылыннан Мәгъсүм Исрафил улы Исрафиловның тормыш юлына күз салыйк әле.

Мәгъсүм ага 1917 елда Пүскән авылында туа, әтисе – Исрафил Хәсәнов, әнисе Бәдерниса Хәсәнова. Күрше Кили авылында башлангыч мәктәптә белем ала. Саннарга хирыс, төпле фикерле егетне күреп алып, 1932 елда «Кызыл тау» колхозында хисапчы итеп эшкә алалар. Соңрак, 1935 елда ул чорда бик дәрәҗәле булган  Балтач МТСында (машинно-тракторная станция – ред.) исәп-хисап буенча инструктор булып билгеләнә. 1932 елда ВЛКСМ сафларына алына. 1938 елның маенда яшь егет Кызыл Армия сафларына чакырыла, курсант, соңрак НКВД гаскәрләренә буйсынган полкта отделение командиры булып билгеләнә, 1940 елның башында запаска җибәрелеп, туган якларына кайта. Армия чыныгуын алган егет, озакка сузмый, авылдашы Фазыл кызы Галимә белән тормыш кора, беренче балалары – Фәүзия сентябрь аенда дөньяга аваз сала. Гаилә башлыгы хезмәтен Балтач МТСында директор урынбасары булып дәвам итә.

Инде тормышлар җайланды дигәндә, каһәр суккан сугыш барысын да җимерә. Пүскән авылыннан сугышның беренче көнендә, 22 июньдә фронтка киткән 8 ир-атның берсе – 1940 елда ВКП(б) сафларына кандидат итеп кабул ителгән Мәгъсүм Исрафилов та була. Кызылгвардиячеләрне кавалерия полкына туплап, Калинин фронтына озаталар. 1942 елның мартына кадәр ул хәрәкәттәге армиядә була, кыска вакытлы курсларда укып, кече лейтенант дәрәҗәсен алып, Степной (Кыр) фронт составына беркетелгән 59нчы армиядә взвод командиры итеп билгеләнә. 1943 елда аяклары һәм куллары яралана, госпитальдә дәвалана. 1943 елның декабреннән Уфада командирлар хәзерләү курсларында ярты ел укый. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, 1945 ел ахырына кадәр 40нчы укчы дивизиядә укчылар ротасы командиры була. Шушы чорда, 1944 елның җәй ахырында тормыш иптәше Галимә бар ихтыяр көчен туплап, Казан аша су юлы белән Уфа якларына юл тота. Барлык юл газаплары онытылып очрашкач, дүрт ел буе күрешмәгән ир белән хатынның уй-кичерешләрен, хисләрен бары үзләре генә белгәннәрдер. Бераздан Галимә ханым кире юлга чыга, Мәгъсүм ага хәрби хезмәтен дәвам итә. 1945 елның май аенда Пүскән авылында икенче кызлары Нурзия туа.

1946 елның июненә кадәр   Мәгъсүм ага Башкортстан АССР Кигин район хәрби комиссариатында эшли. Аңа бирелгән сугышчан характеристикада командир Мәгъсүм Исрафилов партия һәм Ватанга бирелгән, тырыш, үзенә һәм сугышчыларга карата таләпчән, солдатлар белән ягымлы мөнәсәбәттә, үзе тәртипле, аеруча катлаулы хәлләрне дә уңышлы хәл итә дип күрсәтелә.

Запаска җибәрелгән сугышчан солдат кайтуга Балтачтагы   «Стахановчы» артелен җитәкли, Казан шәһәрендә кыска сроклы партия мәктәбен тәмамлый, 1952 елда КПССның Балтач райкомында авыл хуҗалыгы мөдире булып билгеләнә. Соңрак, 1954 елда «утызмеңчеләр» хәрәкәтенә кушылып, «Большевик» колхозы рәисе булып китә. Көшкәтбаш авылы халкы ул чорны,  җитәкче Мәгъсүм Исрафиловны әле дә рәхмәт хисләре белән искә алалар. Халык та җитәкчелектә аңлашу тапкач, зур хезмәт күтәренкелеге белән эшли. «Большевик» колхозы ул елларда дәүләткә ашлык тапшыру, башка планнарны үтәү буенча Чепья районында иң алдынгылардан була. Әмма, бу шатлыклы еллар озакка бармый. Әллә кемнеңдер уяулык күрсәтүеме, әллә башка сәбәпме, колхозга җибәрелгән тикшерү, социалис-тик милек әрәм-шәрәм ителгән, дип нәтиҗә ясап, җитәкчелекнең эшен суд каравына тапшыралар.

Районда, республикада билгеле шәхес Мәгъсүм Исрафиловның улы, 1947 елда туган Сәйдәш Исрафилов истәлекләре буенча, ул чорда район колхозларында барлыгы 12 машина исәптә була, шуның дүртесе – «Большевик» колхозында. Бөрбаш авылыннан данлыклы шофер Фарадис Солтанов (бүгенге «Бөрбаш» хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Солтановның әтисе –ред.) ул вакытларда Көшкәтбаш авылында эшли. Хуҗалыкта комбайннар, башка техника белән тәэмин ителеш башкаларга караганда күпкә өстен була. Мәгъсүм Исрафилов үзенең Башкортстанда, хәрбиләр арасында калган элемтәләре аша, урманда буралар буратып, итләр хәстәрләп хәрби частьтан йөк машиналарын кайтарта. Хәзерге заман булса, бу эшкуарлык, нинди зур файда килгән, дип кул чабарлар иде, әмма ул вакытта бу хәлләр икенче төрле кабул ителә. Суд, колхоз председателен 12 елга, калган 6 кешене (баш бухгалтер, кассир, завхоз, кибетче, ике урманчы) төрле срокка төрмәгә ябарга, дип карар чыгара.

– Әтине сигез елдан кайтардылар, башкаларның да җәза вакытлары киметелде. Мин Балтач мәктәбенең 11 сыйныфында укыйм, әни авыру булганлыктан, Чепьяда апаларда (Фәүзия апа Нормабаш егете Гыйрфанов Илгизгә тормышка чыккан була, ул Чепьяда югары белемле мал табибы, соңрак «Бөрбаш» совхозының беренче директоры була – ред.) торды, көн яхшы булганда кышын чаңгыда Чепьяга кайтам, соңга калганда иптәшләр белән Пүскәнгә, Гамилә апаларга кайтып йөрим. Аның ире Хәмит абый белән шимбә-ял көннәрендә чыбыктан кадак ясыйбыз, ул өй салырга җыена иде. Март аенда, Свердлау өлкәсеннән әтине кайтаралар, дигән хәбәр килде. Илгиз җизни белән Нормабаш аша туры урманнан Шәмәрдәнгә чыктык. Поездны мин бер юл, җизни икенче юл кырыенда көтәбез. Сагыну шуның кадәр көчле, башта бер генә уй, әтине күрергә дә, аның муеннына сарылырга. Көтә торгач, поезд килде, тиз генә туктады да, кузгалып та китте, ә әти юк... Поезд узганнан соң карсам, юлның икенче ягында, җизни белән берәү сөйләшеп тора. Йөгереп барып муенына сарылырга хыялланган әтием буй ягыннан миннән күпкә кечкенә булып чыкты... Кочаклаштык, күрештек, күз яшьләре дә чыккандыр. Менә шулай итеп, сигез елдан соң әти кайтты. Нормабашта Галия кодагыйларда чәйләр эчтек, Пүскәнгә кердек, Салавычка, әтинең туганнарына тукталып, Чепьяга кайттык...

Мәгъсүм Исрафилов 1965 елда, кайтып бер ай вакыт узуга  яңадан Балтач «Сельхозтехника» берләшмәсенә икътисадчы-хисапчы булып эшкә алына. Ул заманда эшен камил белгән, җиренә җиткереп башкарган белгечнең дәрәҗәсе зур була шул. Сугыш еллары, ач-ялангач килеш салкыннарда урман кисүләр эзсез узмый. 1970 елның май аенда район тарихында үз урыны булган Мәгъсүм Исрафилов озак авырудан соң бакыйлыкка күчә. Алдынгы карашлы, таләпчән, кешеләргә мәрхәмәтле бу җитәкчене күпләр әле дә сагынып искә ала. Сугыш чорының бар авырлыкларын күргән әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең, туганнары-бызның, авылдашларыбызның, райондашларыбызның урыннары җәннәт түрендә булсын, догада булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәгъсүм ага