Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 79 ел

Батыр оныклары Фәридә Низамова-Гарифуллина: «Герой бабам хакында»

Советлар Союзы Герое Г. Гарифуллин 2002 елның 1 августында вафат булды.

Бабам, әтиемнең әтисе Габдулла Гарифулла улы Гарифуллин 1924 елның 3 гыйнваренда Яңгул авылында туган. Алты яшендә тулы ятим булып кала, әнисенең абыйсы Әхмәтша һәм җиңгәсе Хөршидә тәрбиясенә үсә. Аңа сабый чактан тормыш ачысын мул татырга туры килә.

Габдулла 1942 елның көзендә, әле унсигезе дә тулып җитмәгән килеш, сугышка китә. Беренче сугышчан чыныгуны ул Волхов фронтында 54 артиллерия полкы составында ала. Шушында ул беренче мәртәбә каты яралана. Сәламәтләнеп чыккач, аны алты айлык кече командирлар хәзерләү курсына җибәрәләр. Кече сержант дәрәҗәсе алып, яңадан үз полкына кайта.

Г. Гарифуллин Ленинградны саклауда катнаша. Шушы юнәлештәге сугыш операцияләрендә күрсәткән каһарманлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены, «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнә. Аның сугышчан юлы Новгород, Псков шәһәрләрен, Балтыйк буе республикаларын үтеп, Польшага барып җитә. Шушында ул Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан ордены белән бүләкләнә. Аннары — Көнчыгыш Пруссияне, Гдыня, Гданьск шәһәрләрен азат итеп Одер елгасын кичү. Шушы сугышлардагы батырлыклары өчен ул Икенче дәрәҗә Дан ордены ала.

Ниһаять, фашитстларны Германиянең үз җирендә тар-мар итү башлана. Берлин алынганнан соң Г. Гарифуллинга Ленин ордены белән Советлар Союзы Герое алтын медале тапшырыла.

Герой бабам туган авылы Яңгулга 1947 елда гына әйләнеп кайта. Көшкәтбашта колхоз рәисе, «Яңа тормыш» күмәк хуҗалыгында бригадир, агроном, Сельхозтехниканың район берләшмәсендә склад мөдире була. Әбием Хәят белән бик булдыклы ике кыз, өч малай үстерәләр.

Советлар Союзы Герое Г. Гарифуллин 2002 елның 1 августында вафат булды.

#МойГеройМояСемья
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габдулла Гарифуллин