Сугыш безнең гаиләне дә читләтеп үтмәгән
Әтиемнең иң олы, 1902 елда туган Хәбибрахман абыйсы да оста тимерче булган.
Әтием Таҗетдинов Сәләхетдин Таҗетдин улы 1915 елның 4 январенда Сосна авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә 5 класс белем алган. Әтиләре Шәмсетдин улы Таҗетдин белән әниләре Сираҗетдин кызы Махирә 8 бала үстерәләр, 6 ул һәм 2 кыз. Таҗетдин бабам бик оста тимерче булган һәм һөнәрен үзенең улларына да өйрәткән.
Габдрахман исемле абыйсы нык характерлы, тәвәккәл, тимер әшенең остасы булган. 1930 елда беренчеләрдән булып үзенең аты, сукасы һәм башка әш кораллары белән колхозга кергән. Тора – бара Габдрахман абыйны югары Соснадагы «Правда» колхозына рәис итеп сайлыйлар. Бик яхшы, колхозчылар алдында абруйлы җитәкче була. Габдрахман абый 1907 елда туган, 1942 елның 3 июнендә сугышка китә, 255 сп. 123 с дивизиядә хезмәт итә, 1943 елның 16 январенда Ленинград өлкәсе, Киров районы, Марьино авылы янында 36 яшендә хәлак була.
Әтиемнең иң олы, 1902 елда туган Хәбибрахман абыйсы да оста тимерче булган. Ул вакытта алар һәр кайда бик кирәкле һөнәр ияләре саналганнар. Колхозга кермәгән, һөнәре белән гаиләсен туендырасына ышанган. Бакча авылында колхоз оешкач, гайләсе белән шунда күченеп китеп, тимерче булып ялланып эшләгән. 5 бала үстерәләр: Нурания, Җәүһәрия, Хәлимә, Фәтхрахман, Рамазан. Бакча авылы ул вакытта Чепья районында булганлыктан, 1941 елда Чепья военкоматыннан сугышка китеп, 1945 елда исән кайткан. Сугыштан соң Соснага кайтып, колхозга кереп, гомере буе югары оч алачыгында тимерче булып эшләгән. Хәкимә апасы 1909 елда туган, Галим җизни белән 8 бала үстергәннәр: Фарук, Фәргать, Тәскирә, Мөзәйнә, Фоат, Фирдәусә, Габдулла, Рашит. Колхозда эшләп, лаеклы ялга чыкты. 2007 елның 22 апрелендә вафат булды.
Гәфетдин абыйсы 1911 елда туган, Әшрәфбикә апага өйләнгән, Саймә исемле балалары булган. 1941 елнын 24 июнендә сугышка китеп, хәбәрсез югалган. Гәрәфетдин абыйсы 1913 елда туган, Нәгыймә апага өйләнгән. Колхоз төзелгәч, беренче механизаторларның берсе, беренче тракторист булган. 1941 елның 24 августенда сугышка китеп, 133 гв.ксп, 44 гв.ксд да хезмәт итеп, 1943 елның 18 июлендә һәлак булган. Харьков өлкәсе, Изюм районы, Каменка авылында җирләнгән.
Кечкенәдән тимерчелектә әтисенә булышып үсү, әтиемдә техникага зур кызыксыну уята. Колхозлар оешып, 1933 елда колхозга кайткан полуторка автомашинасында беренче шофер була ул. Колхоз оешканнан бирле бик тырышып эшли. 1937 елда китеп, Армия хезмәтен үтәп кайткач та, шул ук машинасында шофер булып эшли. 1939 елда Фин сугышында катнаша.
Бөек Ватан сугышы башлангач та, беренче чакырылышта ук, 23 июньдә, узе йорткән автомашина белән сугышка китә. 28 июньдә сугышчан присяга кабул итеп, сугышның башыннан ахырына кадәр батырларча сугыша. Гел алгы сызыкка корал ташыган. Балтыйк диңгезе кырыена, Рига култыгына барып җиткән. Әтием 1942 нче елның 4 январенда хәрби бурычларны үтәгәндәге батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз” орденына тәкъдим ителгән булган . Аның урынына «Сугышчан батырлык» медале бирелгән. 1945 елда «За отвагу» медальләре, Верховный Главнокомандующий ип. Сталин приказы белән 1943 елда Городок, 1944 елда Двинск, Рига, Шауляй шәһәрләре оборона сызыгын өзгән өчен, 1945 елда Мемель (Клайпеда) шәһәрләрен азат иткән өчен благодарность алган, 1946 елда «За победу над Германией» медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан үзе исән - сау кайта, автомашинасын гына алып кайта алмый. Фронтның алгы сызыгына корал илткәндә немецлар колоннаны бомбага тоталар. Әти узе юл кырындагы агачлыкка сикереп, исән кала, машина шунда шартлый.
1945 елнын 25 сентябрендә сугыштан исән – сау кайта. 1945 елның 5 октябрендә әни белән тормыш коралар.
1947 елдан 1950 елга кадәр Балтач МТС ының колхозлардагы бригадаларында тракторист булып, 1954 елга кадәр МТС ның төрле бригадаларында комбайнер булып эшли. 1954 елның 27 октябреннән колхозга механик итеп җибәрелә. . Комбайнер булып эшләгәндә, 1951 елның урып – жыю чорында социалистик ярышта зур курсәткечләргә ирешкәне өчен СССР авыл хужалыгы министрлыгының Мактау таныклыгы белән буләкләнә. 1954 елдан 1957 елга кадәр колхозда «Победа» җиңел машинасы белән колхоз рәисен йөртә. 1958 елдан 1975 елга кадәр «Правда» колхозында алдынгы комбайнер булып лаеклы ялга чыга. 1971, 1974 еллардагы унышлары өчен ВДНХ ның бронза һәм көмеш медальләре, башка күп бүләкләр, грамоталар белән бүләкләнде, «Почетлы колхозчы» исеменә лаек булды. Үзе техниканы яхшы белде, эш дәверендә бик күп яшьләргә техника серләрен өйрәтте. Механизаторлык һөнәрен уллары Фәрит белән Илфат та дәвам иттеләр.
Бүгенге көндә оныгы Айрат Таҗетдинов «Сосна» күмәк хуҗалыгында шофер булып эшли. Әни белән 4 бала тәрбияләп үстереп, белем биреп, тормышка аяк бастырдылар. 1984 елда әтиебез, 2003 елда әниебез вафат булдылар. Аларның якты истәлеге безнең күңелләребездә саклана.
Гатауллина Фәридә,
Сосна авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев