Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Балтач бистәсенең Михаил Девятаев урамының өске урман ягы күршеләре Урам бәйрәме уздырды

Девятайныкылар традицияне яңарттылар

Җәйнең ямьле бер көнендә бистәбезнең Девятаев урамында яшәүчеләр җыелыштылар да, Урам бәйрәме үткәрергә булдылар. Барысы да яшьләр, энергияләре ташып тора, уйлаштылар-уйлаштылар да, бер бакчаның печән күмәләшеп шәп иттереп чаптылар башта, аннан шунда табын корылды, халык җыелды, учак ягылды, пылау пеште, шашлык кызды, коймак өлгерде. Әлеге бәйрәмнең спонсорларыннан берсе булган активистка Альмира Филипова бәйрәмнең ачылышыда болай диде: 

- Әлеге идеяны урамыбызга иң беренчеләрдән булып күченгән Ришат абый Сәлахов белдерде, мин күтәреп алучысы гына. Бик матур чара, бик тиз генә, җайлы гына оештык, димәк, бу бәйрәм безгә кирәк булган. Бер-беребезне белеп, якыннан танышып, шатлыкта да, борчуда да бергә булырга чакыра торган бәйрәм бу. Рәхмәт, шушы табынны, урынны әзерләүче һәммәбезгә дә, инде алга таба да шушындый бәйрәмнәрне кабатлап торыйк. 

Бу бәйрәм 1 июнь — Балаларны яклау көненә дә, Сабантуй кебегрәк, урам бәйрәме буларак, һәм барыннан да бигрәк Михаил Девятаевның батыр очучы, Советлар Союзы Герое буларак Бөек Җиңүнең 80 еллыгына да багышланган иде. Балалар өчен дә, ир-егетләр, хатын-кызлар өчен дә уеннар бик күп иде, уйнап та арылды, җырлап та арылды, Альнур абый гармунда уйнады, күршеләр, урамдашлар рәхәтләнеп җырлады, биеде. Бәләкәй генә суммага лотерея билетлары да сатылды һәм уйнатылды, шаяртып кына булса да бер сан ит, бер капчык арыш, бодай, борчак та уйнатылды.

Лотереядан җыелган акчалар әлеге урамда яшәгән, Украинада барган махсус хәрби операциядә һәлак булган мәрхүм Фәнзил Шакиров белән урамда  беренчеләрдән булып йорт салган мәрхүм Александр Филиповның якты истәлегенә, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәүче Алмаз Сәлаховның исән-сау әйләнеп кайтуына багышланып, һәм дә шушы урамда яшәүче һәркемнең йортына бәрәкәт иңсен дип, мәхәлләбезнең Балтач нуры мәчетенә салынды, шулай ук бер өлешен фронт өчен, якташларыбыз өчен волонтерларга бирдек. Ул көнне көчле яшенле яңгыр дигәннәр иде, ул һава торышы күрсәткечләре буенча бәйрәмнең башында күзәтелгән иде. Яңгыры да, давылы да булмады, Аллага шөкер. Кич белән дискотекасы булды, менә шунда гына яңгыр яуды, ул гына куркытмады, яңгыр сибәләгәндә дә кичке биләм дәвам итте. 

Балтачта мондый бәйрәмнәр яңа урамнар барлыкка килә башлагач та уздырыла иде, Девятайныкылар шул традицияне яңарттылар дисәк тә була. 

Инде дөньялар тынычлансын, бәйрәмнәрне дә күңел күтәренкелеген җуймый үткәрергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урам бәйрәме