Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Дан орденына лаек райондашларыбыз -2

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан районыбыздан «Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбызны барлауны дәвам итәбез

ДАНИЛОВ ЕГОР 
ГАВРИЛОВИЧ

Икенче һәм Өченче дәрәжә «Дан» ордены кавалеры

1903 елның 25 гыйнварында Кускем авылында туган. Кургем мәктәбендә укып, башлангыч белем ала. Бала һәм үсмер еллары крестьян хезмәтендә үтә. 1930 елда гаиләләре белән туган авылларында оешкан «Комбайн» колхозына керәләр. 1932 елда шушы колхозның рәисе итеп сайлана. 1936-1937 елларда бәхет эзләп читләрдә йөреп кайта. 1937 елдан яңадан туган колхозында эшли.
Бөек Ватан сугышы башлангач Е. Данилов та тыныч хезмәттән аерыла — аны 1941 елның августында армия сафларына чакыралар. Башта ул хәрби хәзерлек үтә, оборона төзелешләрендә була. 1943 елның башыннан сугышка керә. Сугыш юлын ул пулеметчы булып үтә. Ленинградны саклауда һәм азат итүдә катнаша. Выборг, Тарту шәһәрләрен, Көнчыгыш Пруссияне азат итүдә катнаша. Тыныч хезмәткә 1945 елның сентябрендә генә кайта.

Е. Данилов батыр сугышчы була. Аның күкрәген Икенче һәм Өченче дәрәжә «Дан» орденнары, күп медальләр бизи. Ул гомере буена үзенең әлеге солдат Даны орденының Беренче дәрәҗәсенә дә тәкъдим ителүен әйтеп, аны көтеп яшәде.

Сугыштан соң ул кабат туган авылындагы «Активист» колхозында бригадир, амбар мөдире булып эшләде, олыгайгач бригада эшчесе булды. Ветеран хезмәттән, җәмәгать эшеннән аерылмады. Авылдашлары аны авыл Советы депутаты итеп сайладылар, иптәшләр судын җитәкләде.

1986 елның 27 ноябрендә вафат булды.

ЗАКИРОВ ФӘТТАХ 
ЗАКИР УЛЫ 

Өченче дәрәжә «Дан» ордены кавалеры
1904 елның 28 ноябрендә Шода авылында туган. Авыл мәдрәсәсенә йөреп башлангыч белем ала, укырга-язарга өйрәнә. Үсмер еллары авылда игенчелек хезмәтендә үтә. 1925 елда Кызыл Армия сафларына алына һәм хәрби хәзерлек үтә. Армия хезмәтеннән соң туган авылына кайта, колхозда эшли.

1941 елның сентябрендә Ф. Закиров Бөек Ватан сугышына китә. Ул Калинин фронты гаскәрләре сос-тавында күп авыр сугыш операцияләрендә катнаша, озын, фаҗигале сугыш юлы уза. 1943 елның маенда Смоленск өлкәсенең Велиж шәһәре янында барган авыр сугышлар вакытында каты яралана. Күп айлар дәвамында госпитальләрдә дәваланганнан соң, инвалид булып туган авылына кайта. Сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Өченче дәрәжә «Дан» орденнары, «Батырлык өчен» һәм башка күп медальләр белән бүләкләнә.

Ф. Закиров сугыштан соң утыз елга якын «Якты юл» колхозында тырышып эшләде.

Гыйбрәтле тормыш юлы үткән ветеран 1996 елның 28 декабрендә туган авылы Шодада вафат булды.

ЗАХАРОВ ПАВЕЛ АНДРЕЕВИЧ 
Өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры
1920 елның 7 апрелендә Пор Көтәш авылында туган. Урта Көшкәт мәктәбендә укып, алты сыйныф белем ала. 1940 елга кадәр туган авылындагы колхозда эшли. 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына. Шушыннан Бөек Ватан сугышына керә. Аның озын-озак сугыш юлында чигенү газап-лары, сугышчан дусларын югалту ачысы, җиңеп алга бару, туган илне һәм Европа халыкларын азат итү шатлыклары — бары да бар. Ике мәртәбә сугыш кырында авыр яралана, яңадан савыгып сафка баса. Сугыштагы батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Өченче дәрәҗә «Дан» орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң П. А. Захаров озак еллар «Дружба» колхозында тракторчы, бригадир, гади эшче булып эшләде.

КУМАЕВ КОНСТАНТИН СТЕПАНОВИЧ 
Өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры
1920 елның 5 октябрендә Чепья авылында туган. 1938 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. К. Кумаевның шуннан соңгы бөтен гомере яшь буынны тәрбияләүгә багышланды: башта бер ел Удмурт АССРның Кизнер районында, 1939 елдан 1980 елга кадәр Чепья урта мәктәбендә физика, математика фәннәрен укытты. 1958 елда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлады. Үзенең тыйнаклыгы, тырышлыгы, үз хезмәтен ихлас яратуы белән хезмәттәшләренең, авыл халкының тирән ихтирамын яулады. Аңа педагогик такт, зыялылык, җорлык, түземлелек, максатчанлык кебек күркәм сыйфатлар хас иде. Күп яшь укытучыларга остаз булды. Мәгариф өлкәсендәге олы хезмәтләре өчен аңа 1966 елда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе тапшырылды.

К. С. Кумаев Бөек Ватан сугышында катнашып, озын-озак фаҗигале сугыш юлы кичте. Сугыштагы батырлык-лары өчен Өченче дәрәҗә «Дан», Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күпсанлы медальләр белән бүләкләнде.
1992 елның 28 декаб-рендә вафат булды, Чепья авылы зиратына җирләнде.

МОРТАЗИН НОГМАН МОРТАЗА УЛЫ 
Өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры
1918 елның 13 февра-лендә Арбор авылында туган. Арбор мәктәбендә укып, башлангыч белем алган. 1939 елга кадәр туган авылында оешкан дүрт колхозның берсе булган «Партизан» колхозында эшли. 1939 елда Н. Мортазин Кызыл Армия сафларына алына. Күп тә үтми акфиннәргә каршы сугыш башлана һәм ул шушы сугышка, алгы сызыкка җибәрелә. Башыннан ахырына кадәр Бөек Ватан сугышында катнаша. Мәскәүне саклаучылар сафында була. Кенигсбергны азат итү өчен барган авыр сугыш операцияләрендә катнаша, Европа илләрен фашистлардан азат итүгә үз өлешен кертә. Җиңү көнен Германиядә каршылый. Әмма сугыш юлы аның өчен әле моның белән генә тәмамланмый. Ул хезмәт иткән частьны Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Аңа япон империалистларын тар-мар итү хәрәкәтләрендә катнашырга туры килә. Ул үзенең тиңсезлеге белән тарихка кергән Зур Хинган тауларын кисеп чыгучылар арасында була. Өч сугышка нокта куеп, батыр туган авылына кайта. Тыйнак батыр үзенең сугышчан юлы турында сөйләргә яратмый. Бу турыда аның өчен сугышчан бүләкләре — Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә «Дан», Беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен», «Зур Хинганны кичкән өчен» һ.б. бик күп медальләр сөйли.

Сугыштан соң Н. Мортазин туган колхозында озак еллар бригадир булып эшләде, соңгы елларда төзү эшләрендә катнашты.

МӨХӘММӘДИЕВ КӘЛИМУЛЛА МӨХӘММӘДИ УЛЫ
Өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры
1909 елның 20 сентябрендә Нөнәгәр авылында туган. Шушында башлангыч белем алган. Әтисе хуҗалыгында крестьян хезмәтендә чыныгып үсә. Авылда колхоз төзелгәч, 1931 елда «Крестьянская газета» колхозына керә һәм сугышка кадәр бригадир, агротехник һәм башка җаваплы эшләр башкара.

Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә һәм 1945 елның октябрендә генә кабат туган ягына кайта. Көнбатыш, Икенче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында озын-авыр сугыш юлы үтә. Гади авыл егете взвод командиры урынбасары, полк старшинасы вазыйфаларын башкара. Сугышчан батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә «Дан» орденнары, «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен» һ.б. күп медальләр белән бүләкләнә. Берничә мәртәбә яралана.
Сугыштан соң К. Мөхәммәдиев кабат туган авылындагы Вахитов исемендәге күмәк хуҗалыкта җаваплы эшләрдә була: бригадир, агроном, колхоз рәисе урынбасары. Ул сәламәтлеге начарлангач кына гади эшләргә күчә. Фронтта яраланган бер аягын кистерү фаҗигасын да кичерергә туры килә аңа.

К. Мөхәммәдиев 1992 елда вафат булды. Туган авылы Нөнәгәр авылы зиратына җирләнде.

НУРЗАДИН МӨБАРӘК НУРЗАДӘ УЛЫ 
Өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры
1914 елның 2 гыйнварында Көек авылында туган. Аның хезмәт юлы шәхси крестьян хуҗалыгында башлана — иген игә, терлекләр карый.

1936 елда Мөбарәк армия сафларына алына. Хәрби бурычын үтәгәннән соң Урта Азия якларына юнәлә, шахтада эшли, су ташучы була. Шушыннан ул Бөек Ватан сугышына китә. М. Нурзадин сугышның башыннан алып ахырына кадәр катнаша, чигенүләр ачысын да, үз җиребезне, Европа илләрен фашизм коллыгыннан коткару шатлыкларын да кичерергә туры килә аңа. Көнбатыш, Төньяк-Көнбатыш, Икенче һәм Өченче Украина фронтлары гаскәрләре составында үтә ул сугыш юлларын, берничә мәртәбә яралана. Җиңү көнен Австриянең башкаласы Венада каршылый.

Батыр солдат олы сугышчан бүләкләргә — Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә «Дан» орденнарына, «Батырлык өчен» һ.б. күп медальләргә лаек була.

Сугыштан соң М. Нурзадин туган авылы Көеккә кайта, ферма мөдире, тәэминәтчы хезмәтләрне башкара.

(Язмадагы барлык мәгълүматлар һәм фотолар Гарифҗан Мөхәммәтшин тарафыннан төзелгән Балтач энциклопедиясеннән алынды).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев