Гади генә әни түгел шул ул — 1945 елның 9 маенда дөньяга килгән Җиңү баласы!
Күңелләргә шәфкать нуры салган Әни
Әниебезгә карыйбыз да, бу тормышның матурлыгын таныйбыз. Бер күз ташлау җитә әнигә, — барлык борчулар да онытыла. Әни йөрәгендәге шәфкать нурының көче-куәте әйтеп бетергесез!!!
Норма авылында яшәүче безнең әниебез Нурия Габдулла кызы Лотфуллина әнә шундый — ягымлы, рәхимле, кешеләргә мәрхәмәтле, гаиләсенә үтә дә игътибарлы, ихтирамлы. Без — аның ике улы шулкадәрле кадер-хөрмәттә, ана назы тоеп үстек, моның өчен рәхмәтләребезне әйтеп бетерә алмыйбыз. Әтиебезгә җылы мөнәсәбәте, туганнар белән куанып аралашуы, олыга-кечегә карата җылы карашына кадәр нәни иңнәребезгә һәрчак канатлар элде.
Гади генә әни түгел шул ул, — 1945 елның 9 маенда дөньяга килгән Җиңү баласы! Шуңа да беркайчан да авырлыклар алдында югалып калмады, оптимистик рухын төшерми алга атлады, йөзендәге елмаюын җуймады. Әниебез елмаеп куйса, әйтерсең лә аның туган авылы Шеңшеңәр иңкүлекләре артыннан балкып кояш чыга, ул эшләгән Ор, Норма авылларының рәхәт бер сулышын тойгандай буласың. Әниебез һәрчак кешеләр арасында кайнады, гаиләсендә уңган, ягымлы хуҗабикә, кадерле тормыш иптәше, газиз әни булудан тыш, балаларга, Норма һөнәр көллиятендә укучыларга тормыш фәннәреннән белем бирде, һәрдаим киңкырлы җәмәгать эшләре алып барды — яшьләрне бөек эшләргә әйдәп йөрүче дә, агитатор, пропагандист, колхозның җирле тапшыруларын алып баручы да әниебез булды. 1965 елда актив комсомолка буларак, ВЛКСМның өлкә комитетында делегат булып та катнашты. Фидакарь хезмәте күптапкырлар районның, республиканың Мактау таныклыклары, Рәхмәт хатлары белән бәяләнде.
Ә инде 1999 елда кадерле әниебезгә Татарстанның атказанган укытучысы дигән югары дәрәҗәдәге исем бирелде. Әниебез гади укытучыдан директор урынбасарына кадәр күтәрелгән дәвердә бер тапкыр да холкын да, кешеләргә карашын да үзгәртмәде, — һәрчак гади булып калды, гадилектә бөтен бөеклекне раслап яшәде. Җир кешесе булган агроном әтиебез белән пар күгәрченнәрдәй яши башлауларына ноябрь аенда 60 ел була. Тигез, матур яшәвегез өчен аерым рәхмәт сезгә, кадерлеләребез, бу дата безнең өчен аеруча әһәмиятле, күңелдә зур горурлык хисләре уята. Күңеле гел яхшылыкта булгач, әниебезне бөтен җирдә дә хөрмәт итәләр, яраталар.
Җиңү бәйрәме белән бер көндә әниебезгә 80 яшь тула, Бөек Җиңүгә 80 ел дисәк, безнең өчен бөек Әниебезгә дә 80 яшь!
Газизләрдән-газиз әниебез! Әтиебез белән бергә безгә җил-яңгыр тидерми, безне ихлас ярату белән үстергән сөекле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез, сиңа гомерләрнең иң озынын, сәламәтлекнең иң ныгын телибез. Мул, имин тормышта, әтиебез белән тигезлектә, безгә һәрчак үрнәк, терәк, якты маяк, оныкларыгызның яраткан әби-бабасы булып яшәргә язсын!
Сез булганга гына күзләр
Бу дөньяның матурлыгын күрә.
Сез булганга гына, әти-әни,
Яшәү рәхәт шушы җирдә.
Колач җәеп каршы аласыз,
Безне күреп шундый куанасыз.
Борчуларны куа беләсез,
Бәхет өләшеп җиргә юанасыз.
Кадерле әниебезгә чиксез ярату хисләребезне һәм олуг рәхмәтләребезне белдереп, ике улы, ике килене, җиде оныгы, дүрт оныкчыгы. Әлеге теләкләргә әтиебез Җәвит һәм барлык туганнар, якыннар да кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев