Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Онытмыйк тарихны, югалтмыйк, саклыйк!

Бабам сугыштан III дәрәҗә «Дан» ордены, «Германия-не җиңүдә катнашкан өчен», «Белградны азат итүдә катнашкан өчен» дигән күкрәк билгеләре белән бүләкләнә

Бөек Ватан сугышы еллары хатирәләре, еллар узуга карамастан, күңелләрдә, хәтерләрдә кабатлана. Хәтер сандыгында әлеге вакыйгаларга кагылышлы истәлекләр шактый. Бабаларым авызыннан ишетеп, язып алган әлеге тарихи мизгелләрне, горурлык хисе белән буыннан-буынга күчерәсе килә.

Минем бабам, әтиемнең әтисе Нәкыйп Фатыйх улы Фатыйхов Бөек Ватан сугышы ветераны булган. Ул 1924 елның 23 февралендә Борнак авылында дөньяга килә. Алар гаиләдә өч малай үсәләр. Нәкыйп бабай иң өлкәне була. Бабамны 18 яшендә Бөек Ватан сугышына алалар. 1942 елның августыннан 1943 елның май аена кадәр ул 6нчы укчылар полкында сугыша. 1944 елда каты яраланып, госпитальдә дәвалана. 1945 елның сентябрь аена кадәр 74 номерлы танкларга каршы укчылар дивизиясендә хезмәт итә. Алар хезмәт иткән полк, сугышның иң кайнар нокталарында катнашып, Германиягә кадәр барып җитә. Нәкыйп бабай туган авылына 1947 елның апрель аенда исән-сау әйләнеп кайта. Бабам сугыштан III дәрәҗә «Дан» ордены, «Германия-не җиңүдә катнашкан өчен», «Белградны азат итүдә катнашкан өчен» дигән күкрәк билгеләре белән бүләкләнә. 5 ел буе сугыш кырларында булган вакыйгаларны бабай озаклап искә төшерә иде. Бабабыз сугышта күргәннәрен сөйләгәндә, без тыныч кына тыңлап утыра алмый идек, аның үзенең дә күзләре яшьләнә иде.

Бабай сугыштан кайткач, авылда төрле җаваплы урыннарда хезмәт куя. Терлекчелектә мөдир, бригадир, склад мөдире вазыйфаларын башкара. Көчле ихтыярлы, үзенең сүзендә нык торучы, җор күңелле була бабам. 1948 елда Чутай авылында хисапчы булып эшләүче кыз Фатыйха белән гаилә коралар. Алар 60 ел бергә матур гомер итеп, 2 малай, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр.Фатыйха әбием 3 яшендә ятим калып, бик авырлык-лар күреп үссә дә, тырыш, максатына ирешүчән әби иде. Алар үз балаларына гына түгел, оныкларына тәрбия бирергә, ярдәм кулы сузарга ашкынып тордылар. Бабама 61нче җиңү язын каршы алырга насыйп булды. Бабай 84 яшендә, әбием 88 яшендә безгә матур истәлекләр калдырып, бакыйлыкка күчтеләр. Алар күргән авырлыкларны искә алганнан соң, мин бары тик еллар тыныч, күкләребез аяз булсын дип телим.

Әниемнең әтисе турында да язып үтәсем килә.

Мөхәммәтша бабам 1916 елның апрель аенда бишенче бала булып дөньяга аваз сала. Алар гаиләдә 6 бала – 2 кыз, 4 малай үсәләр. Бабайга 5 яшь тулганда, әниләре авырып, үлеп китә. Озак та үтми бабайның әтисе Надырша Чутай авылы кызына өйләнә. Үги әниләре бик тырыш, сабыр хатын була. Надырша бабайның икенче хатыннан 5 уртак балалары туа. Бабамның туганнары үсеп җитеп, үз тормышларын коралар. Кече энеләре 8 яшендә авырып үлә. Мөхәммәтша бабайны әтисе үз яныннан җибәрми. Безнең бабай акыллы, тырыш бала була. 12 яшендә бабасы Җиһанша белән тимерчелектә эшләп, тимер эшенә өйрәнә. Солдат яше җитүгә, бабайны хезмәткә алалар. Хәрби заводта эшләп, 3 ел хезмәт итеп, туган авылына әйләнеп кайта ул. 1938 елда гаилә кора. Бөек Ватан сугышы башлангач, бабайны сугышка алалар. Аның тимерче булуын һәм хәрби заводта эшләвен искә алып, Түбән Тагил шәһәренә хәрби заводка җибәрәләр. Бабам заводта танклар, пушкалар ясауда катнаша. 1946 елның язында туган авылына исән-сау әйләнеп кайта. Сугышның кайнар нокталарында булмаса да, бабам ачлык белән күзгә-күз очраша. Аның белән бергә эшләгән күп иптәшләре чит җирләрдә үлеп кала.

Тыныч тормышта да бабамны михнәтле авыр язмыш көтеп тора. Мөхәммәтша бабайның әтисе олы яшьтә, икенче хатыннан туган 5 бала белән гаиләдә 9 кеше яшиләр. 1949 елда Надырша бабай бакыйлыкка күчә. Мөхәммәтша бабайга тормыш арбасын җигелеп тартырга туры килә. Ул 5 үги туганын үстерешеп, олы тормышка бастыра. Әбием Ситдыйкабану белән 4 балага тормыш бүләк итәләр. Үги әнисен 54 ел кадер-хөрмәттә яшәтеп, тәрбияләп, соңгы юлга озаталар. Алар авылда матур, үрнәк гаилә булалар.

Әлеге юлларны язганда, күңелемдә туган хисләрне сүзләр белән генә аңлатып булмый, горурлык хисе дә ул, дулкынлану да, өлкәннәргә карата чиксез хөрмәт тә. Яшь буынга эндәшәсе килә: онытмыйк тарихны, югалт-мыйк, саклыйк! Нәсел җепләребез өзелмәсен!

Иркә Хәбибелхакова (Нәкыйпова)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев