«Утлы еллар кайтавазы колакларда мәңге яңгырар» ...
Нөнәгәр мәдәният йортында бик матур чара үтте
Сугыш дигән сүзне генә ишетү, бар кешенең тәнен калтырата, куркыта, шомландыра башлый минемчә... Сугыш җиле күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән...
Көннәр үткән саен шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буынның сирәгәя баруына гына күңел борчыла. Тиздән бәйрәм — 9нчы Май — Җиңү бәйрәме. Илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алырга әзерләнә. Бик зур сан, уйлап карасаң... Шулайда, утлы еллар кайтавазы колакларда мәңге яңгырый... Йөрәк әле дә әрни, сыкрый.
Безнең авылда Ветераннарыбыз юк та диярлек, тыл ветераннары гына калып бара. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгел. Киләчәк буыннарның якты тормышы өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәргә рәхмәт хисе йөрәкләрдә әле дә мәңге саклана. Тарихи хатирәләрне сакларга, аларны туплап, мәңгеләштерергә һәм буыннан-буынга күчерү безнең төп бурыч.
Безнең Нөнәгәр мәдәният йортында бик матур чара үтте. «Утлы еллар кайтавазы колакларда мәңге яңгырар» — бу кичә сугышка китеп, хәбәрсез югалган авылдашларны искә алу өчен әзерләнде.
Кичәгә хәтле бик күп эзләнү эшләре алып бару кирәк. Авылдашыбыз Хамидуллина Әлфирә Габделхәй абый кызы моны биш ай элек башлый. Ул үзенең әтисенең абыйсы Хамидуллин Шайхулланы эзләп табасы киләүдән тотына бу эшкә , әтисе, әнисе исән вакытта ул Шәйдулла бабасы хакында бернәрсәдә таба алмый. Менә ул быел ниһаять максатына ирешә. Интернет челтәрләреннән ул 53 кешенең Нөнәгәр авылыннан киткән каберлекләрен эзләп таба, тарих битләреннән, архивтан 103 кешенең хәбәрсез югалганы билгеле була.
Шулардан соң Әлфирә апа тапкан кешеләрнең исемнәрен, кемнәр нәселеннән икәнен ачыклау максатыннан авылдан бер төркем төзергә туры килә аңар.
Укытучы Сәмигуллина Әлфинур, укытучы пенсионер Наилә Әшрәпова, Әүхәдиева Рәйсә, Галимҗанов Илнур, Зарипова Фәния һәм Гыйләҗева Лира апалар аңар зур терәк булалар. Сезнең хезмәтегезне бәяләп бетереп булмый. Сезгә эшләгән эшләр әҗере, үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Нөнәгәр авылы халкы бик тырыш, эшнең җиренә җиткереп эшли торган халык шул ул.
Сугыш еллары вакытында да авылыбызда үзенең тарих битләренә үз юлын тирән итеп сызып, теркәп куйган. Бу дәһшәтле сугыш елларының җиле дә ул вакытта бар гаиләне дә читләтеп үтмәгән, беркемнең дә капка ишеген какмый калмаган. Яулыклары белән авыз чите каплап, тавышсыз гына елап, хәсрәтен бушатучы аналар һәм апалар газиз ирләрен, сөйгәннәрен соңгы тапкыр күрүен аңламаган әле ул чакта. Нөнәгәр авылыннан сугышка киткән 313 авылдашыбызның бары 173 е генә авылыбызга кире әйләнеп кайткан, 140 авылдашыбыз туган җиргә, гаиләләргә җыр һәм һәйкәл булып кына кайта алды.
Сугыш чоры вакытында Нөнәгәр кызлары сынатмаганнар. Социалистик ярышларда Кызыл күчмә байрак еш кына алар кулына күчкән.
Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча — сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Аларның хезмәтләре турында сугыш чоры гәҗите «Коммунар» да мәгълүматлар бик күп. Сабан артында әле генә сабыйлыктан чыгып килә торган яп -яшь кызлар һәм малайлар. Презентация ясап, бар мәгълүматны туплап, һәр чыгышны фотосүрәтләре белән таныштырганы өчен Альфинурга без рәхмәтле. Сөйләп барганда кем икәнен үз күзләрең белән күрү , аларның батырлыклары, хезмәтләре яшь буын күңелендә өмет тудыра.
Галиева Гөлҗиһан, Гайнуллина Сәйдә, Галимова Гайшә, Камалиева Рашидә, Фәсыйхова Ләлә апаларның батыр хезмәтләре мәңгелек!!! Аларны исемнәре белән ишетеп белсәк тә, экраннан йөзләрен күрү тагы рәхәт. Аларның яшь вакытларын күрү, сөенеч, үзләрен карап утыру горурлык тудыргандыр.
Әти назын тоеп үсмәгән легендар абый- апаларыбыз авылдашларыбыз Илһамия апа, Ленура апа, Нурулла абый, Зөлфирә апа, Суфия апа, Фәүзия апа, Диләрә апа, Рузилә апа, Котдус абый, Әминә апа, Дамира апалар — бүгенге көнгәчә сугыш газабын хәтерләуче сугыш чоры балалары. Кайберләре арабызда булмаса да, үзләренең чыгышлары, хәтирәләре белән уртаклашып, искә төшереп залдагы бар халыкны елатты алар.
Сугыш гарасаты тынган булсада, байтак вакыт үтсәдә, аларның югалту ачыларын бернәрсә белән дә тиңләп булмый, аларның югалту ачылары бик ачы, яралары һаман ачык, күз яшьләре бик кайнар әле.
Кичә җыр, биюләр белән үрелеп барды. Үзенең матур, үзәккә үтеп керә торган моңлы тавышы белән Фидәил Зарипов залны әсир итте. Матур, эчтәлекле биюләре белән мәктәптә укучы балалар, Алсу Ринатовна җитәкләгән бию түгәрәгенә йөреп талантларын ачтылар, кичәне баеттылар. Бу кичәдә үзебезнең авылның моңлы сандугачлары Камалов Рифкать, Лотфуллин Радик җырлары белән ямь өстәделәр. Сез нинди кичә, чара булса да читтә калмыйсыз, рәхмәт сезгә егетләребез!
Әлфирә апай ят, яңа җырчылар булсын әле дип, үзенең кодасы Ульданов Нурулланы, оныкчыклары үзенең бердәнбер кызы Алисә кызлары Диана, Әдиләне, Фәния апасының малае Гафиуллин Рамилне кунакка чакырган. Алар үзләре бер гаилә булып концерт куярлык. Рәхмәт Нөнәгәр авылын үз итеп, ерак араларны якын итеп ясаган чыгышларыгыз өчен.
«Салют Победа» районкүләм конкурсында катнашып, нәтиҗәгә ирешкән биюче авылның кызларыбыз Алисә, Рамилә, Суфия, Гөлназ, Илмира, Гүзәл, Гөлназ кичәгә ямь өстәделәр. Алар биегәндә Фидәилнең тере тавыш белән җырлауы гына ни тора!
«Торналар» авылга исән сау кайттылар, үзләре белән илгә тынычлык алып кайтсын диясе генә кала. Авыр сугыш еллары кабатланмас кебек иде, һәр авылдан хәрби хезмәттә үз бурычларын үтәп, хәрби сугышта катнашучы солдат егетләребез шактый, безнең ирек, тынычлык өчен гомерләрен чит — ят җирләрдә ятып калучыларның саны да байтак. Сезнең алда баш иясе генә кала батыр сугышчыларыбыз!!!! Исемнәрегез сезнең мәңге, мәңге истә калачак!
Баянчы егетләребез Ринат, Нургаян, Рамил сез искиткеч, уйнауларыгыз күңелгә дәва булып сеңә. Рамиләнең һәр җыры үзәкне өзә, йомшак тавышы күңелне иркәли. Китапхәнәче Дәминова Зөлфия уртасында кайнады. Үз эшен бик оста башкаручы хезмәткәр.
Кичәне оештыруда үзләренең өлешләрен керткән мәдәният хезмәткәрләренә , мәктәп коллективына, кадерле балаларга, авылдашларга зур рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Кешене җыеп матур чаралар үткәрү, сезнең хезмәт нәтиҗәсе ул.
Зөлфидә Тлякова,
Нөнәгәр авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев