Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

1000 000 сум күләмендәге Грант, Россия буенча онлайн-курслар һәм сәяхәт: Татарстан яшьләрен «Синең йөрешең" бәйгесендә катнашырга чакырылар

"Синең йөреш" ("Твой Ход") - студентлар өчен конкурс старт алды.

"Синең йөреш" ("Твой Ход") - студентлар өчен конкурс ул, аңа 2021 елның апрелендә старт бирелде. Конкурсның максаты-катнашучыларның профессиональ үсешен тормышка ашыру һәм аларга шәхси үсеш траекториясен төзергә ярдәм итү.

Конкурста Россия гражданнары — бакалавриат һәм Россия университетларының чыгарылышсыз семестры студентлары катнаша ала. Алар экология, икътисад, урбанистика, мәдәният һәм сәнгать, фән һәм технологияләр һ. б. өлкәләрдә идея тәкъдим итә алачак.

Конкурсның 11 юнәлешенең теләсә кайсысында катнашырга мөмкин, үз белгечлегең буенча гына катнашу мәҗбүри түгел: «Мөмкинлекләрмнең чикләрен киңәйтәм», «Илне ачам», «Алгарышны юнәлтәм», «Шәһәрләрне алмаштырам», «Илһамландырам», «Тирщлекне үстерәм», «Табигатьне саклыйм», «Игелек кылам», «Төп нәрсә турында сөйләшәм», «Мөһим нәрсә турында хәтерлим», «Яңасын булдырам». («Расширяю границы возможного», «Открываю страну», «Двигаю прогресс», «Меняю города», «Вдохновляю», «Развиваю среду», «Берегу природу», «Делаю добро», «Говорю о главном», «Помню о важном», «Создаю новое»).

Конкурс 3 төп этапта уза:

 

1. Потенциалны диагностикалау һәм үз үсеше белән идарә итү буенча белем бирү курсы.

2. Конкурс юнәлешләре буенча проектлар эшләү, ил төбәкләре буенча экспедицияләр.

3. Россия төбәкләрендә каршылыкларныларны хәл итү, төбәктәге социаль-икътисадый шартларны яхшырту өчен остазлар һәм экспертлар белән бергә инициативаларны гамәлгә ашыру.

Катнашучылар конкурс партнерларыннан кыйммәтле бүләкләр, шул исәптән популяр сервисларга бушлай язылу, товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә сертификатлар, онлайн-курслар һәм Россия буйлап сәяхәтләр алачак.

Конкурсның 200 финалисты белем алуга (бакалавриат яки магистратура), стартапны эшләтеп җибәрүгә яки торак шартларын яхшыртуга тотылган 1000 000 сум күләмендә грант алачак.

Конкурсны оештыручылар – «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО һәм студентлар клубларының Милли Лигасы. Конкурс Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Россия яшьләр туризм  министрлыклары ярдәмендә уза.

Конкурска теркәлү 2021 елның 12 июненә кадәр https://tvoyhod кonline платформасында уза

Проектның социаль челтәрләре:

https://www.instagram.com/tvoy.xod/

https://vk.com/tvoyhodonline

Чыгнак: minmol.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев