Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Апрель ае җиңүчесе билгеле

Алдан игълан иткәнчә, апрель аенда «Хезмәт» («Азьлане») газетасына ярты елга язылучылар арасында Ландыш Ибраһимова белән берлектә чәчкә үсентеләре уйнаттык.

Бәйгедә катнашырга теләп, 27 райондашыбыздан квитанция килде. Җиңүче Балтач бистәсеннән Рашид Гыйльматдинов булды.

— Үзем татар телендәге язмаларны авырдан укысам да, район газетасына 1981 елдан бирле язылып киләбез, — дип сүзне башлады Рашид абый. — Минем әбием Салавычныкы. Мин үзем Казахстанда туганмын. Аннан соң да төрле җирләрдә яшәргә туры килде һәм 1966 елда без Балтачка кайтып төпләндек. Бүләк отуыбызны белгәч сөендек, чөнки үзебез дә чәчкәләр үстерергә бик яратабыз. Алга таба да матур итеп эшләргә язсын сезгә!

Без Рашид әфәндене ихластан җиңүе белән котлыйбыз. 40 елдан артык безнең газетаны яратып укуыгыз, безнең белән бергә булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев