Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Балтачта иң тәмле кайнатма хуҗасы билгеле булды

«Тел йотарлык кайнатма» бәйгесе без көткән өметләрне тулысынча аклады.

Алдан игълан телгәнчә, мәдәният үзәге янында, мәйданчыкта, редакциябез хезмәткәрләре көче белән «Тел йотарлык кайнатма» бәйгесе оештырылды. Кайнатмалар да җитәрлек санда, ә инде катнашучылар - кайнатманы авыз итеп карап тавыш бирүчеләр, тагы да күп булды.
Син, хөрмәтле укучым, тамашага килеп кайнатмадан авыз итеп, тәмле кайнар чәй эчәргә өлгердеӊме? Бу бәхетән мәхрүм булсаң, киләсе елда узачак бәйрәмне көтәргә кала инде.
Ә өлгерләр кайнатмаларны тәмләп үз бәяләрен бирделәр, рецептларын сорап алдылар рәхәтләнеп чәй эчеп үзара гапләштеләр. Кайберәүләр кабат-кабат, әллә чәйне, әллә кайнатманы яратап, чәйләп киттеләр. Хезмәткәрләребез дә тамашачылардан калышмады, кайнатмаларны тәмләп, тавышларын бирделәр.

Шулай итеп бәйгенең җиӊүчеләре билге булды: Иң тәмле «Тел йотарлык кайнатма» әзерләүче булып Шода авылыннан Низамова Резида танылды, икенче һәм өченче урыннарны Балтач бистәсеннән Фәтхрахманова Лена белән Таҗиев Вагыйз бүлештеләр.
Җиӊүчеләргә иганәчеләребез «Нур» кибетләр челтәре хужасы Нурания Гыйлмуллина һәм «Нурминка» кибетләр челтәре хуҗасы Гөлсем Миннебаевалар бүләкләр әзерләде һәм без аларны хуҗаларына тапшырачакбыз.
Ә кайнатмаларны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә аерым гаиләләргә тапшырачакбыз.
Катнашкан барлык «Хезмәт»не яратучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез! Рәхмәт Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250