Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Балтачта “Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән” рәсем конкурсы игълан ителә

Бәйге 3 төрле яшь группасы буенча бәяләнә: 7-10 яшьлекләр, 11-14 яшьлекләр,15-18 яшьлекләр.

Балтач районы башкарма комитеты боерыгы нигезендә, 28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан, районыбыз җирлегендә 1 апрельдән алып 15 майга кадәр “Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән” (“Охрана труда глазами детей”) дип исемләнгәнгән рәсем конкурсы игълан ителә. Әлеге конкурс производствода хезмәт иминлеге һәм хезмәтне саклау мәсьәләсенә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәргә, бу өлкәдә теоретик белемнәр дәрәҗәсен күтәрергә теләге белән оештырыла. Аларга махсус жюри комиссиясе бәя биргәндә эчтәлегенең темага җавап бирүе, актуальлек, әйләнә-тирәдәгеләр тарафыннан җиңел кабул ителү, оригинальлек, өстәмә кызыклы мәгълүматы булуына зур игътибар итә.

Конкурста районыбызның барлык белем бирү учреждениеләрендә белем алучы балалар катнаша ала. Әлеге бәйге 3 төрле яшь группасы буенча бәяләнә: 7-10 яшьлекләр, 11-14 яшьлекләр,15-18 яшьлекләр.

Конкурсның шартлары турында район мәгариф идарәсеннән яки мәктәпләрдән тулырак белешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге Хезмәтне саклау рәсемнәр бәйгесе Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән