Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Белми калмагыз: бездә конкурс! Җиңүчегә искитмәле бүләк!

Иртәгә районыбыз авылларында Сабантуйлар башлана. Уйлаштык та, шул уңайдан, сайтыбызда фотоконкурс үткәрергә булдык: “Сабантуй мизгелләре”.

Исеменнән аңлашылганча, бу бәйгегә Сабантуйда төшкән кызыклы фотолар, Сабантуйның онытылмас мизгелләре, шул көннәрдә гаилә, балалар, дуслар, хезмәттәшләр белән табигать кочагында төшкән фотосурәтләрне җибәрә аласыз. Бер генә таләп: алар башкалар өчен дә күңелле, үзенчәлекле булсын. Ә җиңүчегә шәхси эшмәкәрдән  искитмәле бүләк: менә шушындый күз явын алырлык, сәнгать әсәренә тиң итеп эшләнгән мангал. Кирәкле, шәп бүләк, шулай бит! Мондый бүләк өчен көрәшергә дә, фотога төшәргә дә буладыр...

Бәйгенең дәвамлы булуы фотолар күләменә бәйле булачак, шуңа күрә бу хакта соңрак өстәмә хәбәрләр бирербез. Ә хәзергә башладык. Фотоларның быелгы Сабантуйдан гына булуы мәҗбүри түгел, гаилә архивыннан юллый торсагыз да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев