Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Бездә яңа бәйге!

Игътибар, катнашмый калма, "Без мәктәпкә барабыз" дигән өр-яңа фотосурәтләр бәйгесе игълан итәбез.

Мул уңышы, алтын сары төскә манылган табигате, елак яңгырлары белән гүзәл чорга - көзгә аяк бастык. Аның беренче көне үк һәркем күңелендә онытылмаслык хисләр калдыра. Белем көне, мәктәпләрдә укулар башланган көн...
Мәктәпләргә якты омтылышлар белән барган һәр көнне тагын да ямьлерәк, истәлекле итү максатыннан редакциянең иҗат коллективы укучыларыбыз арасында "Без мәктәпкә барабыз" дигән өр-яңа бәйге игълан итә. Бәйгенең шартлары гади: мәктәп формасыннан булган егет-кызларның өйдән мәктәпкә кузгалган яки юлда барган, мәктәпкә килгән һәм белем йортында булган мизгелләрен фотосурәткә төшереп безгә юллагыз. Ә инде фотога ничек төшү һәм кем белән төшү сезнең фантазиягә бәйле. Әйдәгез, бәйгедә үзебезне сыныйк! Самими, кабатланмас бу мизгелләрне башкаларга да тәкдим итик.
Фотоларны BaltasiRed2005@yandex.ru адресына 10 октябрьгә кадәр юллый аласыз. Иң матур, эчтәлекле, кабатланмас фотоларны үзегез тавыш биреп билгеләячәксез, тавыш бирү вакыты 11-31 октябрь көннәрендә булачак. Хәерле сәгатьтә! Уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250