Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Дуслар, «Мин яратам Сине мәктәбем!» бәйгесендә җиңүчеләрне билгеләргә вакыт җитте!

Тавыш бирү 10 көн, ягъни бүгеннән башлап, 17 нче июльне кертеп, дәвам итәчәк. 17 нче июль – соңгы тавыш бирү көне! Игътибарлы булыгыз!

Бу конкурсны игълан иткәндә, дөресен әйтик, үзебез дә моның кадәр видео килер дип көтмәгән идек. Рәхмәт Сезгә, хөрмәтле дусларыбыз, берсеннән-берсе матур, үзенчәлекле видеоларыгыз өчен! Ә инде бу бәйгенең җиңүчеләрен без, кадерле укучыларыбыз, Сезнең белән бергәләп, гади тавыш бирү юлы белән билгеләрбез.

«Мин яратам Сине мәктәбем!» бәйгесендә өч җиңүче булачак, аларны билгеләү шартлары бик гади : «Хезмәт» газетасының ютуб-каналына кереп, һәркем үзенә ошаган, күңеленә хуш килгән, «иң матуры» дип тапкан видеоны сайлап, шул видеога лайк куйсын, аның астында комментарийлар калдырсын һәм каналга язылсын әле. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, 69 видео арасында иң креативы, иң үзенчәлеклесе, иң матуры дип, бары тик өч кенә видео сайланып алына. Шуңа күрә бу авыр эшне Сезгә тапшырабыз, дуслар. Әйдәгез, иң күп тавыш җыючыларны ачыклыйк әле!

Тавыш бирү 10 көн, ягъни бүгеннән башлап, 17 нче июльне кертеп, дәвам итәчәк. 17 нче июль – соңгы тавыш бирү көне! Игътибарлы булыгыз!

Сез сайлап алган өч җиңүчене истәлекле бүләкләр көтә.

Редакциябез уңышлар теләп кала. Төшерелгән һәм ясалган, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында безгә җибәрелми калган видеолар булса, безнең белән элемтәгә чыгуыгыз сорала. Киттек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мин яратам сине мәктәбем