Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Иң матур һәм кабатланмас маскарад костюмы” фоторәсемнәр бәйгесе тәмамланды.

Сәгать көндезге 3 тулды, ике атна дәвамында ярыша-ярыша тавыш бирүләрдән соң "Иң матур һәм кабатланмас маскарад костюмы"н билгеләр вакыт җитте.

Тавыш бирүләрне туктатып кемнең күпме тавыш җыйганына күз салыйк. Бәйгебезнең җиңүчесе булып Балтач бистәсеннән Вәлиев Ильдан танылды. Ул «Иң моңлы Пьеро» костюмы белән катнашып 1890 сайт укучыбызның тавышын җыя алды. Аннан 100 генә тавышка калышып «Иң матур һәм нәни Кызыл Калфак» костюмы белән Балтач бистәсеннән Хабибрахманова Нәргизә, аздан гына җиңүче булмыйча калды. Әлеге ике костюм арасында кискен көрәш барды, әмма сайт укучыларыбыз күпчелек тавышны Пьеро костюмы өчен бирде.
Сезнең игътибарыгызга тавышлар бүленеше таблицасын тәкъдим итәбез.
Бәйгегә килгән эшләр сайтта урнаштырып барылды, сайт укучыларыбыз тарафыннан күп тапкырлар ачып каралып, күп кенә соклануларын белдергән язмалар да калдырылды. Мәсәлән «Иң матур һәм нәни Кызыл Калфак» костюмын 994 тапкыр ачып караганнар, ә «Иң матур хәйләкәр төлке костюмы» иясе Габдуллина Мәликәгә сокланып 11 укучыбыз язма калдырган.
Димәк, "Иң матур һәм кабатланмас маскарад костюмы" фотосурәтләр бәйгесенең җиңүчесе булып Балтач бистәсеннән Вәлиев Ильдан танылды. Җиңүчене һәм бәйгедә катнашучы барлык нәниләрне чын күңелебездән котлыйбыз, Сез Интернет йолдызлары булып танылдыгыз. Сезгә алда әле тагын да күп җиңүләр яулавыгызны, әти-әниләрегезнең бәхете, шатлык-куанычы булып үсүегезне теләп калабыз.
Бәйгебездә катнашкан барлык нәни дусларыбызга һәм катнашушыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да бәйгеләрдә актив канашырсыз, бездән аерылмассыз дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250