Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Игътибар, бездә яңа бәйге - “Иң матур һәм кабатланмас маскарад костюмы”

Яңа елның истәлекле мизгеләре белән уртаклашасыгыз килсә, сайтта игълан ителгән фотосурәтләр бәйгеләрендә катнашуыгызны дәвам итегез!

Бүген сезнең өчен "Иң матур һәм кабатланмас маскарад костюмы" һәм "Иң матур кар сыны" бәйгеләре игълан ителә.
Чыршы бәйрәмнәре башланып китте, әйдәгез, бал-маскарадларда балаларыгызның яки үзегезнең үзенчәлекле костюмнарыгыз сурәтләнгән фоторәсемнәрегезне безнең бәйгегә җибәреп сайт укучыларыбызны таң калдырыгыз әле. Фотолар 10нчы гыйнварга кадәр кабул ителәчәк. Ә аннан соң инде тавыш бирү юлы белән иң матур костюмны ачыклаячакбыз.
Кардан ясалган (оешма-предприятиеләр, бакча-мәктәпләр, күмәк һәм шәхси хуҗалыклар ясаган) сыннарның фотолары 10нчы гыйвардан соң кабул ителә башлаячак. Бу турыда тагын өстәмә хәбәр итәрбез, әлегә фотосурәтләрегезне туплый торыгыз.
Фотоларны BaltasiRed2005@yandex.ru электрон почтасына, «В контакте» социаль челтәрендәге төркемебезгә, яисә web-редакторыбызга юллавыгыз сорала.
Хәерле сәгатьтә, башлыйбыз бәйгебезне.
Фото: http://worldmammy.ucoz.ru/forum/79-529-4

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250