Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Игътибар, бездә Яңа ел бәйгесе – “Яшел чыршы басып торчы өйнең түрендә”

Яңа ел бәйрәме уңаеннан, укучыларыбыз арасында "Яшел чыршы басып торчы өйнең түрендә" дип исемләнгән фотосурәтләр бәйгесе игълан итәбез.

Яңа ел һәрберебез күңелендә бизәлгән чыршы, мандарин һәм Кыш бабай белән Кар Кызы алып килгән бүләкләр белән саклана. Әмма урманнан кисеп алып кайткан чыршының матурлыгы бары берничә атналык кына. Ә табигатькә салган зыяны... меңнәр белән исәпләнә. 2017 ел - экология елы булганлыктан, без бизәлгән ясалма чыршылар арасында фотобәйге үткәрергә булдык.
Өегездә бизәгән ясалма чыршыларны фотога төшереп, 30 декабрьгә кадәр BaltasiRed2005@yandex.ru адресына юлларга кирәк. 31 декабрьдән 2017 елның 12 гыйнварына кадәр исә фотолар өчен тавыш бирү булачак. Сез биргән тавышлар санына карап билгеләнгән җиңүчене Иске Яңа ел көнендә Кыш бабай үзе бүләкләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250