Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Җиңәрбез дип уйламадык та”...

Барлык мәктәпләр, укучылар дистанцион белем алган чорда, алар тормышына бераз үзгәлек, җанлылык кертү максатыннан, редакция, район мәгариф бүлеге белән берлектә “Мин яратам сине, мәктәбем!”– дигән видеобәйге игълан иткән иде.

Барлык мәктәпләр, укучылар дистанцион белем алган чорда, алар тормышына бераз үзгәлек, җанлылык кертү максатыннан, редакция, район мәгариф бүлеге белән берлектә “Мин яратам сине, мәктәбем!”– дигән видеобәйге игълан иткән иде.

–Дөресен әйтик, шартлары әлләни авыр, катлаулы булмаса да, әлеге бәйгене игълан иткәндә без бу кадәр активлыкка өметләнмәгән дә идек. Ирекле бәйге дисәк тә, катнашмаган мәктәп калмады да бугай (кайберләрендә берничәшәр сыйныф катнашты әле) – монысы өчен барлык коллективларга, катнашкан укучыларга, оештырган сыйныф җитәкчеләренә, әти-әниләргә, район мәгариф бүлегенә чиксез рәхмәт, – ди баш мөхәррир Вакыйф Зәкиев. – Кыска гына вакыт аралыгында берсеннән-берсе кызыклы, үзенчәлекле 73 видео алдык, моңа кадәр үткән бер генә бәйгедә дә әле бу кадәр катнашучы булмаган иде. Ышанам, бу видеоларны карап, күпләр үзләренең балачак елларына, мәктәп елларына кайткандыр, матур хатирәләрне күңеленнән барлагандыр. Катнашучыларның күплеге, иҗади активлыгы безгә алга таба да шушындый бәйгеләр үткәрү кирәклекне тагын бер кат күрсәтте. Бу уңайдан укучыларыбыздан яңа идеялар булса, куанып кабул итәчәкбез. Элемтәләребез дәвамлы булса иде.

Бәйгенең бер шарты итеп, без анда җиңгән сыйныфлар турында газетада язмалар бирергә вәгъдә иткән идек. Бүген сүзебез беренче-икенче урыннарны алган Нөнәгәр урта мәктәбе укучылары турында. Бәйгедә җиңсеннәр өчен аларның берсен яклап – 465, ә икенчесенә 281 кеше тавыш биргән.

Беренче урынны әлеге мәктәпнең үткән елгы өченче сыйныф укучылары яулаган иде. Җитмештән артык катнашучы арасында җиңеп чыккач, бу күп балалы сыйныфтыр инде дип уйладыгыз, шулай бит? Юк шул, бу сыйныфта нибары... биш укучы белем ала. Димәк, тырышканда, бердәм булганда һәм җиңәргә бик-бик теләгәндә берничә укучы белән дә “таулар күчерергә” була.

– Үзебез дә конкурс игълан ителгәч, әле башта катнашыргамы-юкмы, дип тә икеләнгән идек, барыбер күп бала укыган сыйныфларның мөмкинлекләре зуррак бит инде, аларга тавыш бирүче дә күбрәк булыр дип уйладык, – ди укытучылары Гөлназ Гафиуллина. – Әти-әниләр белән сөйләштек тә, әйдә, катнашып карыйк дип килештек. Беребез дә җиңәрбез дип ышанмады, билгеле. Арада бит бер сыйныфта егерме-утызар бала укыган Балтач мәктәпләре бар диештек. Әти-әниләргә рәхмәт, алар тавыш бирү башлануга ук бик актив эшли башладылар. Бөтен туганнарына, дусларына, элекке сыйныфташларына... тагын әллә кемнәргә мөрәҗәгать итеп, безнең өчен тавыш бирүне оештырдылар. Район гына димим,

бөтен республика тавыш бирде бугай безнең өчен. Башта әле кызык өчен генә дип тотынган идек, аннан инде азартка ук киттек, дип көлештек азактан. Бик бердәм шул безнең әти-әниләр. Биш кенә булсалар да, бу яктан унбиш әти-әнигә торалар. Нинди генә чара үткәрәбез дисәк тә, берсе-бер каршы килми, ялындырмый, һәрчак катнашырга әзер. Әйт, оештыр гына. Һәрбер яңа идеяны хуплап каршы алалар, балаларга бөтен чарада ярдәм итәләр. Шөкер, бик аңлашып эшлибез.

Бу сыйныфта дүрт кыз, бер малай укый икән. Ике Әдилә, Диләрә, Йолдыз һәм Алмаз. Без барган көнне Алмаз белән Йолдыз юк иде. Әлегә “бишле”ләргә генә укучылар булмаса да, укытучы апалары бу сыйныфтагы бар бала да тырыш, дәресләргә һәрчак әзерләнеп, өйрәнеп киләләр, дип мактады. “Бик тыныч, сөйләшми торган сыйныф бу безнең, – ди Гөлназ. – Аз сөйләшсәләр дә, кушканны җиренә җиткереп үтиләр. Диләрәбез – җырчы, Йолдыз белән бер Әдиләбез бик матур рәсем ясый, икенче Әдиләбез биюче, Алмазыбыз исә кул эшләренә бик оста. Балаларны кече сыйныфтан проектлар эшләргә өйрәтәбез. Аларны да бик яратып, теләп эшлиләр, тырышып, зур җаваплылык тоеп, яклыйлар. Бу уңайдан беренче нәтиҗәләребез дә бар инде. Йолдызыбыз икенче сыйныфта укыганда Буа шәһәрендә экология буенча конференциядә катнашып, өченче урын алса, үткән ел Түбән Камада үткәнендә призер булды. Юл ерак дип тормыйлар, менә шушындый чараларга барасы булса, әти-әниләр һич авырсынмый бездә, вакытын да, машинасын да табалар. Балалар белән бергә кул эшләнмәләре конкурсларында катнашалар, бергәләп гаилә бәйрәмнәре, туган көннәр үткәрәбез, походларга барабыз.

Мәктәп күләмендә үткәрелгән чараларда да бик актив икән үзләре. Күптән түгел үткән тотылган кәгазь җыйнау өмәсендә дә дүртенчеләргә тиңнәр булмый. Башлангычлар арасында беренче урынны алсалар, Диләрәләре берүзе 130 килограмм макулатура тапшырып, мәктәп буенча беренче урынга чыккан.

Минем белән дә бик теләп аралашты алар.

– Иң яраткан фәнегез нинди? – дип сорыйм кызлардан, саубуллашыр алдыннан.

– Математика, – диләр, беравыздан.

– Физкультура дип әйтерсез дип уйлаган идем, – дим.

– Аны да яратабыз. Аннан соң технология, рәсемне дә яратабыз, – дип өсти алар. (Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге