Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Җиңәрбез дип уйламадык та” (дәвамы)

Бәйгедә икенче урын алган быелгы өченче сыйныф укучыларының да иң яраткан фәне математика булып чыкты.

Алар да физкультураны да, технология, рәсемне ярата икән. Туры килүен күр: алар да активлыклары ягыннан алда язылган дүртенчеләрдән калышмый булып чыкты. Укытучылары Илүзә Нургалиева шулай ук укучыларын, әти-әниләрне мактап туя алмый.

Бу сыйныфта балалар күбрәк: өч кыз, җиде малай. Гадәттә малайлар күп сыйныф бераз шуграк була. “Бик актив, хәрәкәтчән бу сыйныф, шаянлыклары да бар, әмма аларда усаллык юк. Бик тырышлар, яратып укыйлар, төрле бәйге-конкурсларда теләп, күпләп катнашалар, җиңүләр яулыйлар. Һәркайсының иҗади эшләрен, уңышларын аерым папкаларга теркәп барабыз. Папкалары хәйран калынайды инде, – дип таныштыра Илүзә апалары.

Самир – нәфис сүз остасы, җырчы икән, “Шаян ТВ”да чыгыш ясаган, “Йолдызлык”та катнашкан. “Яшел Татарстан” онлайн бәйгесендә икенче урын алган. “Парклар маршы”нда призер булган. Малмыжда үткән Тукай көннәрендә, җырлап, икенче урын алган. Раифлары исә, шушы ук конкурста нәфис сүз белән катнашып, өченче булган. Алсулары экологик форумда, рәсем конкурсларында уңышлы чыгыш ясаган. Әхмәтләре район күләмендәге рәсем конкурсында икенче урынны алган. Шулай ук Азатлары да Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган рәсем конкурсында диплом белән бүләкләнгән, икенче бер бәйгедә исә (шулай ук рәсем буенча) районда беренче урын алган. Раиф, Ислам, Самир, Асыл, Дилия уку алдынгылары икән.

– Үткән уку елы үзенчәлекле булды бит, шуңа күрә әти-әниләргә балалар белән бергә бик күп эшләргә туры килде, – ди Илүзә. – Өйдән торып, бик күп чараларда катнаштылар, бик күп төрле видеороликлар эшләделәр. Нинди тема, юнәлеш буенча идея бирелсә дә, барысында да бик актив булдылар. Мин аларга бик рәхмәтле. Алга таба да шулай аңлашып, бергә-бергә уңышлы эшләргә язсын.

Самир, Ислам, Асыл, Раиф, Әхмәт, Умар, Азат, Әлфинә, Илназ, Дилия – менә алар Нөнәгәр мәктәбенең иң актив өченче сыйныфы укучылары. Без барган көнне бу сыйныфтан да ике бала Әлфинә белән Илназ юк иде.

–26 ел педагогик стажлы, беренче категорияле Илүзә Рәфыйковна һәм 17 ел стажлы, шулай ук беренче категорияле Гөлназ Газизулловналар икесе дә балалар белән дә, әти-әниләр белән дә бик аңлашып, килешеп эшли торган мөгаллимәләребез, – ди мәктәп директоры Айрат Сөләйманов. – Бу җиңүләр дә шуның бер нәтиҗәсе. Һәрбер эшкә, чарага җитди карыйлар, бөтенесен туплыйлар, оештыралар. Әле башлангычта гына булсалар да, бу укучыларыбызның инде төрле юнәлешләрдә ирешкән уңышлары бар. Икесендә дә бик актив, бар яктан сәләтле балалар укый, укытучы апалары аларның сәләтләрен ачарга тырыша, ә әти-әниләре бик теләп әлеге сәләтләрне үстерергә ярдәм итә. Үзара аңлашып эшләгәндә генә көтелгән нәтиҗә, җиңүләр була шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мэгариф