Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Кайнатмадан телне йоттык

30 август көнне мәдәният үзәге янында редакция коллективы тарафыннан үткәрелгән «Тел йотарлык кайнатма» бәйгесе өметләребезне тулысынча аклады.

Бәйгегә килгән кайнатмаларның саны, төрлелеге күп, ә катнашучылар тагын да күп булды. Өлгерләр кайнатмадан авыз итеп, кайнар чәйләр эчеп үзара гапләште, үзенчәлекле рецептлар белән уртаклашты.
Бәйгенең үзенчәлеге шул булды: җиңүчеләрне халык үзе сайлады. Яшерен тавыш белән Шода авылыннан Резеда Низамова беренче урын яулады.
Икенче һәм өченче урыннарны Балтачтан Лена Фәтхрахманова белән Вагыйз Таҗиев бүлеште. Оригиналь кайнатма әзерләүчеләр булып Балтачта яшәүче Гөлнур Сабирова, Фәридә Шакирова, Ленура Сафина һәм Шубаннан Әминә Мөхәммәтҗановалар танылды.
Бәйгедә катнашкан уңган хуҗабикәләргә, иганәчеләребез «Нур» кибетләр челтәре җитәкчесе Нурания Гыйльмуллина белән шәхси эшмәкәр Гөлсем Миннебаеваларга олы рәхмәтебезне ирештерәбез. Киләчәктә дә «Хезмәт» белән бергә булыгыз!
Әлегә кадәр өегезгә «Хезмәт» килми икән, кайгырмагыз. Аңа почта бүлегенә килеп яки почтальоннар аша теләсә кайсы көнне языла аласыз.
Быелга язылсагыз ай башыннан килә башлый. Һәм инде киләсе ел өчен дә язылырга мөмкин. Кем белә, бәлки вакытлы матбугатка язылу бәяләрен тагын бер кат арттырып куярлар. Алдан хәстәрен күрсәң, газеталы да буласың, гаилә бюджетыннан артык акча да чыгып китми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250