Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Кайсы райондашыбызның бакчасы иң гүзәле икән?

"Гүзәл бакчам. Бездә шулай, сездә ничек? Җәйнең мул вакытлары" дигән сәхифәгә килгән эшләргә тавыш бирү башлана.

Җәйге матур көннәрнең берсендә хезмәттәшебез Ясминә Шәмсетдинованың тәкъдиме белән башлангыч алган "Гүзәл бакчам" дигән сәхифәне райондашларыбыз яратып кабул итте. Райондашларыбыз үзләренең "иҗат җимешләре" уртаклашты. Әлеге эшләр "Гүзәл бакчам" сәхифәсендә урын алды. Алдан игълан итмәсәк тә, укучылырыбызның эшләнгән хезмәтләре бушка калмасын, дип килгән эшләр арасында бәйге уздырырга булдык. Кайсы райондашыбызның бакчасы иң гүзәле икән? Әйдәгез, бергәләп ачыклыйк.
Бүгеннән үк, 1нче декабрьдән башлап 22сенә кадәр дәвам итәчәк тавыш бирү этабы. Җиңүчене гадәттәгечә тавыш бирү нәтиҗәсе буенча ачыклаячакбыз.
Тавыш бирү өчен сайтыбызга керергә, уң як баганада «Тавыш бирү» сәхифәсендә, үзегезгә ошаган "Гүзәл бакча"ны билгеләргә һәм «Әйе» төймәсенә басарга кирәк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250