Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Конкурс эшләрен кабул итү 15 апрельдә тәмамлана

Татарстанда ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының 90 еллыгына һәм туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган балалар рәсемнәре конкурсы уза.

25 мартта Татарстанда ГТО  Бөтенроссия физкультура-спорт комплексыны оешуга 90 ел тулуга һәм укучылар арасында туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган балалар проектлары (шигырьләр һәм рәсемнәр) республика конкурсы старт алды. Конкурс эшләрен кабул итү 15 апрельдә тәмамлана.

Конкурс «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы хәрәкәтенең тотрыклы уңай имиджын формалаштыруга, яшь буынны тәрбияләүдә аның социаль әһәмиятен формалаштыруга һәм Татарстан Республикасы халкының сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Конкурста катнашучыларның эшләрен бәяләү буенча жюри эше 2021 елның 16 апреленнән 17 маена кадәр барачак. Барлык теләүчеләр үз эшләрен 116gto@mail.ru электрон почтага җибәрә алалар, эшләр 2021 елның 15 апреленә кадәр генә кабул ителә.

ГТОның 90 еллыгына һәм туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган балалар рәсемнәре конкурсы «Спорт - тормыш нормасы» федераль проектының «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Конкурсны Татарстан Республикасының «Хезмәткә һәм оборонага әзер» төбәк иҗтимагый оешмасы (алга таба – «ГТО»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы региональ операторы) оештыра.

Конкурс нигезләмәсе белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин.

Чыганак: minsport.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГТО спот - тормыш нормасы