Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Көзге төсләр» фотосурәтләр бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды.

Ниһаять, «Көзге төсләр» бәйгесенең җиңучесен ачыкладык. Тавыш бирүне туктатып, нәтиҗәләрне Сезнең игътибарга җиткерер вакыт җитте.

Бәйгебезгә килеп ирешкән 14 эш арасыннан, хөрмәтле укучым, иң-иңе дип 10нчы номер астындагы Алия Галиевадан килеп ирешкән «Җылы хисләр уятырлык көзге төсләр» дигән фоторәсемнәрне, сайладың.
Игътибар белән күзәтеп барган булсаң, катнашучыларның географиясе киң: Балтач, Салавыч, Нөнәгәр, Карадуган яклары, Бөрбаш, Чепья. Шөкер, бар икән әле арабызда игътибарлы, матурлыкны күрә белүчеләр. Тавыш бирү өчен билгеләнгән вакыт үтеп тә китте, ә хәзер кемнең күпме тавыш җыйганына күз салыйк.
Бәйгебезнең җиңүчесе булган Алия Галиева 342 тавыш җыя алды, афәрин, котлыйбыз! Алияне электрон почта аркылы яисә социаль челтәрдәге төркемнәребез аркылы безнең белән элемтәгә керүен сорыйбыз. Гомумән, бәйгегә килеп ирешкән фотосурәтләр 1119 тавыш җыйды. Бәйгебезгә битараф калмыйча фотосурәтләр җибәргән һәм аларны бәяләүдә актив катнашкан укучыларыбызга зур итеп рәхмәт!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250