Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

"Өлкәннәр күрмәгәндә" бәйгесенә тавыш бирү башлана

Иртәгәдән, ягъни 26 марттан "Өлкәннәр күрмәгәндә" бәйгесенә тавыш бирү башлана.

Бүген бәйге таләпләре буенча, фотолар кабул итүне тәмамларга мәҗбүрбез, чөнки иртәгәдән бәйгенең икенче этабына - тавыш бирүләргә күчәбез. Әлегә барлыгы 26 укучыбыздан фотосурәтләр килеп иреште. Шулай итеп, 26 марттан 31енә кадәр әлеге фотолар өчен тавыш бирү башланачак.

Тавыш бирү өчен сайтыбызга керергә, уң як баганада «Тавыш бирү» сәхифәсендә, үзегезгә ошаган фотосурәтне билгеләргә һәм «Әйе» төймәсенә басарга кирәк.

Сез биргән тавышлар санына карап, Көлке көне, ягъни 1 апрельдә җиңүчене билгеләячәкбез һәм редакциябезгә чакырып, "Хезмәт"ебезнең бүләген тапшырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250