Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Өлкәннәр күрмәгәндә генә” шуклыклар кылган балалар “Хезмәт”кә килде (+фоторепортаж)

Кичә рәхәт, самими бер халәт кичереп алдык, чөнки редакциябезгә «Өлкәннәр күрмәгәндә" бәйгесендә катнашып җиңгән балалар килде.

Иң элек Кариледән Гөлнара Закирова ике улы белән килеп керде, алар өченче урынны алганнар иде, нәние Камил бигрәк кызык, күз тимәсен, хикәятләрдәге "сәяхәтче бака" кебек кызыксынып, йөренеп кенә тора, мәктәптә укучы олысы да әлеге бәйгедә катнашты, "бик теләп катнашам андый конкурсларда, тагын катнашам әле" дип тора.
Аннан икенче урынны алган Иркә Шакирова белән ике туган сеңлесе Энҗе Гыйбадуллина килде, рәхмәт инде бала җанлы әни Розага, эштән ничек тә китә алу җаен табып, кызларны билгеләнгән вакытка алып килде.
Беренче урынны алучылар - Яңа Салавычтан Сабировлар гаиләләре белән килделәр, бакчага йөрүче уллары, әле өйдә генә торучы нәни Азалия. Бала хакына әтиләре эштән дә сораган. Менә бу гаилә ичмасам! Йорт башлыклары Рифат абый белән Гөлүзә апа да шундый, улы белән килене дә алма агачыннан ерак төшмәгән!
Бүләкләү бик күңелле шартларда узды, редакторыбыз һәрберсенә рәхмәтләр белдереп, ихластан бүләкләде. Иң күңелле моментлар - кунаклар өчен мөхәрриребез белән фотога төшү булды.
Рәхмәт кызыклы бәйге уйлап тапкан Гөлсинә апаларына, оештыручы Фирдүс абыйларына... Рәхмәт балаларга, аларның әти-әниләренә, күңел биреп редакциябезгә килгән өчен, "Хезмәт"ебезне ямьгә күмгән өчен.
Бәйгеләр сайтыбызда алга таба да дәвам итәчәк, катнашыйк, дуслар, бер җиңмәсәң, бер җиңәсең бит ул!
P.S. Бәйгедә катнашучыларның һәрберсенә Рәхмәт хатлары тапшырылачак. Редакциягә мөрәҗәгать итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250