Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Раянга “Афәрин!”, “1000 балл бирәм” дип язучылар күп булды

Пүскән авылыннан 6 яшьлек Раян Ганиев катнашып, матур итеп шигырь сөйләп, уңыш казанды.

«Хезмәт» нең инстаграмм битендә 8 март уңаеннан иң оригиналь видеокотлау бәйгесе игълан ителгән иде. Пүскән авылыннан 6 яшьлек Раян Ганиев катнашып, матур итеп шигырь сөйләп, уңыш казанды. Комментарийлар да күп җыйды Раян, “Афәрин!”, “1000 балл бирәм” дип язучылар хәйран иде.

 

Пүскән балалары гомер-гомергә шигырьне матур сөйләде, сәнгатьле, аһәңле итеп башкарулары белән район тамашачысын да яулаган чаклары күп булды.

Раян бүләген алырга редакциябезгә әнисе Алсинә белән килде.

- "Хезмәт" мондый бәйгеләрне еш куя, үткәрә, - диде Алсинә.- Бу юлы да белдерүегезне күрдем дә үземә скриншот ясап алып калдым. Бакчаларында ике бәйге булды, алардан үтә алмады, өметемне өзмичә сезгә җибәреп карадым, һәм әниемә әйттем, без тагын бер конкурста катнашабыз, дидем. Әниемнең дуслары күп, алар тавыш бирергә булыштылар. Улым да, әнием дә, мин дә бик шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге видеокотлау җиңүче