Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Россия тәмнәре” конкурсына тәкъдим ителгән Татарстан брендлары “Тәмле Казан” фестивалендә катнашалар

«Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек брендларының илкүләм конкурсы илдә зур танылу тапты.

Аның төп миссиясе - кулланучыларны Россиянең  күп төрле татлы  ризыклары   белән таныштыру һәм төбәк туклану продуктлары брендларын үстерү куәтен күрсәтү. Конкурс нәтиҗәләре декабрь уртасында игълан ителәчәк. Проектта катнашучы проектларның барысы да федераль ярдәм   программасына  кертеләчәк, хезмәткәрләр - квалификацияләрен күтәрү, ә җиңүчеләр – ихтыяҗны һәм сатуларны арттыруга ярдәм алу мөмкинлеге алачаклар.

Быел Татарстан Республикасыннан «Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек брендларының илкүләм конкурсында катнашучы  компанияләр «Тәмле Казан» гастрономия фестивалендә дә катнашачаклар. Бу - 17 предприятие, алар арасында ит продукциясе, милли тәм-томнар, сырлар һәм виноград эчемлекләре җитештерүчеләр дә бар.

«Тәмле Казан» фестивале Татарстан башкаласында 18 һәм 19 сентябрьдә Игенчеләр сарае янындагы үзәк мәйданда узачак. Чара программасында – “Татар әбиләре шеф-пешекчеләргә каршы”  гастрономик шоу-көрәше, конкурслар, концертлар, танылган пешекчеләрдән мастер-класслар, чәй эчү тантанасы. Быел оештыручылар Татарстан продуктларын алга этәрүгә аерым басым ясаячаклар.

Үзегезгә охшаган тәм-томга https://russiantastes.ru/ сайтында тавыш  бирегез!   Әйдәгез, безнең ризыклар  турында бөтен Россия  белсен!

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия тәмнәре