Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Шаккатырды бу сабый» фоторәсемнәр бәйгесе тәмамланды

Бәйгегә барлыгы 41 фоторәсем кабул ителеп, 3 этапта тавыш бирү аша җиңүчеләр билгеләнде.

30 нчы май кичке сәгать 8дә тавыш бирүне дә туктаттык. Өченче әтапта 13 фоторәсемгә барлыгы 4099 укычыбыз тавыш биргән. Әйтергә кирәк көрәш кискен барды һәм нихаять җиңүчеләр билгеле булды:
1нче урын - №34. Тәәәк!!! Әйт әле мина ноутбук, зур үсәр өчен миңа күпме сөт эчәргә кирәк? Камил, 1 яшь 1 ай - 1517 тавыш җыйды;
2нче урын - №38. "Утырыгыз балалар, дәресне башлыйбыз". Рамилә, 2 яшь - 960 тавыш;
3нче урын - №29. Я, кайсыгыз курыкмый? Көч сынашырга уйлый? Диләрә, 5 яшь - 487 тавыш;
4нче урын - №25. ГИАга әзерләнимме, әллә ЕГЭга ук тотыныйммы. Зилия, 1яшь - 473 тавыш җыйды.
Түбәндәге рәсемдә тавышлар бүленеше сүрәтләнгән:
Бәйгенең иганәчесе - «Бәхет» кибетләр челтәре, Рәсимә Кәдим кызына олы рәхмәтебезне җиткерәбез, алдагы эшләрендә зур уңышлар теләп калабыз.
Ә без исә җиңүчеләребезне - Камил, Рамилә, Диләрә, Зилияне әти-әниләре белән 2нче июнь көнне балалар көненә багышланган бәйрәм чарасына бүләкләр алырга көтеп калабыз. Бәйрәм көндезге 3тә башлана, рәхим итегез.
Барлык катнашучыларга зур рәхмәт, алга таба да кызыклы бәйгеләр оештырыга һәм Сезне тагын катнашырга чакырып калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250