Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Сылубикә Әхмәтханованың бакчасы иң матуры

"Гүзәл бакчам. Бездә шулай, сездә ничек? Җәйнең мул вакытлары" дигән сәхифәгә килгән эшләрнең җиңүчеләре билгеле булды.

Райондашларыбыз җәйге чорда үзләренең "иҗат җимешләре" белән уртаклаштылар - бакчаларын фотога төшереп җибәрделәр. Әлеге эшләр "Гүзәл бакчам" сәхифәсендә урын ала барды. Алдан игълан итмәсәк тә, укучылырыбызның эшләнгән хезмәтләре бушка калмасын, дип килгән эшләр арасында бәйге уздырылды.

1 декабрьдән алып 22сенә кадәр җиңүчене ачыклау өчен электрон газетабызны укучылар арасында тавыш бирү барды. Анда барлыгы 9 бакча катнашты.
Инде менә җиңүчеләр билгеле булды: Сылубикә Әхмәтханова бакчасы 788 тавыш белән җиңү яулады. Чыннан да, Норма авылында яшәүче Сылу һәм Камил Әхмәтхановларның әкият дөньясын хәтерләтүче гаҗәеп гүзәл бакча беренче урынга лаек булды.

Шулай ук 408 тавыш белән икенче урынны Әнисә Хәйруллина (Бөрбаш авылы), ә өченче урынны 289 тавыш белән Фоадия Газизова (Норма авылы) алды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы турында алга таба хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250