Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Ямьле дә соң Балтач яклары – Чутай тау битләре

Хөрмәтле сайт укучыларыбыз! Әйдәгез әле, чираттагы бәйгебезне Балтачыбызның, аның авылларының ямьле табигатенә багышлыйк.

Шул рәвешчә яраткан авылларыбызны зурларбыз, авылыбызга карата соклануыбызны, яратуыбызны белдерербез...Күрегез әле Чутай тау битләрен!!! Искиткеч бит....ерактан караганда рәсемнәргә төшерерлек гаҗәеп пейзаж... Ул Түнтәр, Шубан яклары...Тасвирлап бетергесез...Әгәр дә сез үз авылыгызның гүзәл табигатен фотога төшереп, сайтыбызның электрон адресына җибәрәсез икән, без аны сайтыбыз битләренә уранштырып, ерак төбәкләрдә яшәүче райондашларыбызга, якташларыбызга да җиткерә алыр идек. Бервакыт бер әбинең шалтыратып, балам, җаным, кампитрга минем авылның фотосын куйгансыз, улым күрсәтте, минем авылым ул, ләкин анда инде беркемем дә калмады, йортым да юк хәтта, кайтып чәй эчертер кешем дә юк, мин белгәннәр инде мәрхүм, рәхмәт сезгә, авылымны күрсәткәнегез өчен, дип бик озак елаганы бар. Әйдәгез, җирсу кичергән якташларыбызның күңелләренә бер тынычлык иңдерү өчен эшлик моны һәм актив рәвештә тавыш биреп, кайсы авылның табигате тагын да ямьле икәнлеген белик. Сезнең тавшлар аша без авылларыбызның никадәр патриоты, үз авылын яратучы барлыгын һәм кайсы авылда халык аеруча да дус икәнлеген чамалый алырбыз. Бәйгебезне Чутай тау битләреннән башлыйбыз!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250