Хезмәт 18+
2024 - Гаилә елы
Чисталык

Бер ай узып та китте...

1 апрельдән “Чисталык-санитар икеайлыгы” старт алган иде. Тирә-юньне тәртипкә китерү, район үзәгендәге һәм авыл җирлекләрендәге оешмалар, бигрәк тә, халык күп йөри торган территорияләрне, мәдәният һәм мәгариф учреждение яннарын тәртипкә китерү бурычы куелды. 

Айлык башлангач та район башкарма комитеты җитәкчесе, районның чисталык комиссиясе рәисе Айдар Хәйретдинов тарафыннан кардан ачылган җирләрне, авыл җирлекләренә керә торган юл буйларын, керү-чыгу юлларын тәртиптә тотарга, чүп-чардан арындырып бару өчен даими рәвештә контрольне булдырырга, өмәләр оештырырга кирәклеге искәртелде. Хокук бозуларга карата җәзалар катгый, штраф күләмнәре зур.
27 апрель көнне район күләмендә өмә үтте. Оешмалар үз территорияләрен һәм дә аларга беркетелгән урамнарны чүп-чардан чистарттылар. Үзәк юл кырыйларын да кышкы чүптән арындырдылар. Шулай ук күп кенә оешмаларда агачларны агарталар, койма-баганаларны да буйыйлар. Кыскасы, көрәк, тырма, себерке кебек кораллар эшкә җигелде. Көнкүреш калдыкларын, корыган үлән-яфракларны капчыкларга тутырып, билгеле бер урынга ташыдылар.
Алга таба чисталык эшләрен агачлар утырту, яшелләндерү кебек гамәлләр дәвам итәчәк.

Чисталык айлыгы җирлекләрдә ничек үтә?

Резеда Низамова, Шода авылы: –  Авылда яшәгән һәр кеше үзенең йорт тирәсен тәртиптә тотарга тырыша. Чисталык беренче чиратта үзебезгә кирәк. Шунлыктан карлар эри башлау белән тирә-юнне чистартырга керешәбез.

Миңнехәй Сабиров, Норма авылы: – Йорт янын, ишек алдын тырмалап, коры яфракларны җыеп тәртипкә китердек, агачларны да агарттык. Күршеләр дә өй яннарын  чиста итеп җыештырып куйдылар. Чиста булгач, үзебезгә дә күңелле бит.

Ирек Әгъләмҗанов, Курмала авылы: – Чисталык мәсьәләсенә битараф булганнар бик сирәктер ул. Яз килүгә һәркем кырмыскадай тирә-ягын чистарта, матурлый башлый. Матурлыкны күреп күңел сөенә генә. Гомум кулланышта булган җирләрне мәсәлән оешма-предприятие, мәктәп -бакча коллективлары чистарта, әмма аларның хезмәте мизгеллек кенә. Ялт иткән урыннар алар кайтып китешкә үк чүпкә бата. Кеше хезмәте кадерсез бездә. Бер-беребезгә ихтирам җитми. Шунысы кызганыч...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев